Түрдәгеләр ни диде яки авырткан җирдән кул китми - II өлеш
Халык бит җитәкчегә караганда да үзенә якын кешене күбрәк тыңлый. Шуңа да бу очракта авыл, урам старосталарын, сүзе үтә торган авыл өлкәннәрен дә җигәргә кирәк.
В.З. – Шушы вакыт җитсә, ел саен бер үк проблема белән очрашабыз. Юк өчен дә протокол төзеп киттеләр, штраф салдылар диючеләр дә була. Белүебезчә, рейдларны күп үткәрәсез, аларга җәмәгатьчелек тә тартыламы?
М.И. – Без Рәсәй һәм Татарстан административ кодексы белән эшлибез. Әмма, килешәсездер, капка төбе, тирә-юне тәртиптә булган кешегә беркем дә беркетмә төземи. Өстәвенә хәзер протоколларга фотоматериал да теркәлә, шулай булгач, беркем дә гаебем юк дип аклана алмый. Рейдларга килгәндә, без үзебез генә йөрмибез, авыл җирлекләреннән вәкилләр белән, шулай ук үзебезнең җәмәгать инспекторлары белән бергәләп чыгабыз. Бездә шундый 6 инспектор бар.
Г.Г. – Чүпләрне үзәкләштерелгән тәртиптә җыюның чисталыкка йогынтысы булдымы? Үзгәреш бармы?
М.И. – Бик күп. Хәзер инде хуҗалыклар тарафыннан елга-яр буйларына көнкүреш калдыкларын ташлау дигән әйбер бөтенләй бетте. Бәрәңге сабаклары ише күләмле чүпләрне ташлау гына очраштыргалый. Бездә бит болай да күп очракта төзелеш материалларын тиешсез урында саклаган өчен беркетмә төзелә. Кешеләр нигәдер һаман да шул авыл җирлекләреннән белешмә алырга ияләшмәде, яки алырга оныта, яки алган очракта белешмәсенең срогы чыккан була. Юкса, белешмәнең срогы алты ай.
В.З. – Беркетмә төзү, штраф салулар кирәкме соң ул? Бәлки беренче очракта кисәтү дә җитәдер? Бер тәртип бозып комиссия каршына барган, сез беркетмә төзегән кешеләр сабак аламы, әллә кабат шулай ук дәвам итәме?
М.И. – Кисәтүнең генә бернинди нәтиҗәсе юк, инспектор күздән югалуга кеше инде аңа биргән вәгъдәсен оныта. 500 сум гына штраф түләсә яки АДМ комиссиясе каршына барса, кеше гомерлек сабак ала. Менә минем эш практикасында кабат беркетмә төзелгән нибары бер очрак булды. Тагын шунысын әйтергә кирәк: моңа кадәр комиссия каршына бастымы, кеше штраф түләргә тиеш иде. 2017 елның сентябреннән беренче очракка кисәтү ясау дигән яңалык керде.
В.З. – Чисталык мәсьәләсенә җәмәгатьчелекне катнаштыру турында сүз чыккан икән, бу уңайдан җирлекләрдәге депутатлар корпусы ничек файдаланыла? Миңа калса, бу бик йогынтылы көч. Аларның сүзенә, фикеренә халык та колак салыр иде кебек.
Фиалка ЗАКИРОВА: – Бездә, мәсәлән, ун депутат бар, аларның берсенә уртача 642 сайлаучы туры килә. Дөресен әйтим, җыелыш-сессияләрдә алар катнашында бу мәсьәләләр даими каралса, тикшерелсә дә, депутатлар белән аерым бу уңайдан конкрет нәрсәдер эшләнә дип әйтә алмыйм. Дөрес, арада Фәнис Шәрипов кебек, үзе инициатива күрсәтеп, күп проблемаларны үзе хәл итеп баручылар да бар. Мөмкинлеге дә бар, авырсынмый да, халык та күп мөрәҗәгать итә аңа. Шундыйлар күбрәк булса, бик яхшы буласы да... Без исә үз чиратыбызда елына берничә тапкыр шушы вакытларда хуҗалыкларга җыештырыгыз, чистартыгыз, дигән сәлам хатлары җибәрәбез. Бу уңайдан почта хезмәткәрләре гел ярдәмгә килә.
В.З. – Бәлки әнә шул хатларга сезнең депутатыгыз шул-шул дип, телефон номерын күрсәтеп, сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итә аласыз дип тә өстәргә кирәктер? Юкса, күпчелек депутатларның кем икәнен дә, нәрсә эшләүләрен дә белмибез ди райондашлар. Халыкның ышанычын югалтмау, арттыру уңаеннан да бер плюс булыр иде бу.
М.И. – Балтачның элекке җирлек башлыгы Габделнур Газыймовның шундый гадәте бар иде. Бистә буйлап бер әйләнеп кайта да, “Хөрмәтле иптәш! Сезнең капка төбендә яки бакча башында шундый-шундый төзелеш материалы бар, фәләненче числога кадәр алмасагыз, чара күреләчәк,” – дигән кисәтү хатлары җибәрә. Бик күп очракта файдасы була иде. Бәлки барлык җирлек башлыкларына да шулай эшләргә кирәктер?
Ф.З. – Әйткәнемчә, әле дә язабыз инде андый хатларны. Капкаларга да игъланнар эләбез, шалтыратып та әйтәбез. Аның бер өлеше әйткәнне, язганны көтеп тормый, ел әйләнәсе каралты-курасын тәртипләп тота инде. Аңларга теләмәгәненә кабат-кабат искәртсәң дә, файда булмый...
Рәфхәт НИГЪМӘТУЛЛИН: – Бүген, дөрестән дә бик кирәкле, борчый торган әйберләр турында сөйләшәбез. Халыкны уятасы, аңлатасы да, аңлатасы әле. Миңа калса, безнең төп кимчелек яңалык кертелгән вакытта халык белән җыйналып сөйләшү, аңлашу җитми. Шул сәбәпле чүп җыю уңаеннан да зур гына тавышлар чыкты.
Әле менә бу региональ оператор дигән әйбер белән дә шулай булачак, шуңа күрә аңлату эшләрен алдан башларга кирәк. Монда депутатларны тарту турында да бик дөрес фикер булды. Сайланганнар икән, халык исеменнән кире чакыртуны көтмәстән генә, эшләсеннәр, халык белән аралашсыннар иде.
Халык бит җитәкчегә караганда да үзенә якын кешене күбрәк тыңлый. Шуңа да бу очракта авыл, урам старосталарын, сүзе үтә торган авыл өлкәннәрен дә җигәргә кирәк. Менә чисталык икеайлыгы башлану белән инде безгә, дәфтәр тотып, хәзергечә әйтсәк, бер волонтер керде. Шул-шул көнгә кадәр аны-моны эшләргә, чистартырга дип, кул куйдырып чыгып китте. Бу бит кешедә өстәмә җаваплылык уята, тукта әле, мин бит кул куйдым дисең.... Мине тагын бер борчыган әйбер: чүптән акча эшләргә тәки өйрәнә алмадык. Чүпләрне аралауны, сатуны оештырсалар, күпме кешегә эш тә булыр иде.
Н.Г. –Полигонда чүп аралау закон нигезендә катгый тыела шул. Ә авылларда, бердән, чүпләрне аралап җыюны оештыруны күзаллап та булмый, оештырган очракта да бездәге күләм белән нәрсәгәдер өметләнеп булмый. Өстәвенә, таләпләр бик катгый. Әйтик, полиэтилен пакетларны бөтенләй алмыйлар, пластик шешәләрне дә суныкын, башкасын аерым җыярга кирәк. Безгә кадәр дә инде Балтачта чүпләрне аеруны җайга салырга теләп,махсус линия алып кайтканнар иде. Эшләтеп караган беренче очракта ук пакетка төреп салынган бәдрәф асты нигъмәтләре килеп чыккан, контейнерлар чорында да бу зур проблема булды, әле дә чүп җыйнаучы егетләребез зарлана, мондый очраклар булгалый диюем, авыл халкын әлегә бу начарлыктан биздерә алмыйбыз.
Дәвамы бар.
Мәкаләнең башы: Түрдәгеләр ни диде яки авырткан җирдән кул китми - I өлеш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев