Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түрдәгеләр ни диде яки авырткан җирдән кул китми - III өлеш (+фото)

Региональ операторлар турында, миңа калса, газетада әле соңрак тулырак мәгълүмат бирергә кирәк булачак. Бүген шуны гына әйтеп китәм, бу эш Рәсәй кануннары нигезендә оештырыла, шуңа күрә ул тайпылышсыз үтәлергә дә тиеш була.

Гөлнара Галимуллина: – Бу кадәресе кешенең культурасы, әдәбе турында сөйлидер инде. Мөгаен, тагын бер проблема эре чүпләр турында да аерым әйтеп, аңлатып китәргә кирәктер. Иске диван, телевизор, юан агачлар булганда нишләргә?

Н.Г. – Мондый очракларда кеше үз техникасы белән, килешү кәгазе нигезендә чүпне бушлай китерә ала. Ә икенчедән, без трактор арбалары куя алабыз. Кичтән куеп, иртән алып китәргә дә, шимбә-якшәмбегә куярга да була – заказ гына бирергә кирәк. Бер куйдыру бер мең сум, билгеле, бер хуҗалык өчен ул кыйммәткә чыга, шуңа күрә урам белән яки берничә хуҗалык берләшеп тә куйдыралар. Яз-көз болай эшләүчеләр шактый.

В.З. – Гөлнара Миннехәевна, бүген сөйләшкән кадәресе буенча хокукый актлар нигезендә аңлатма биреп китсәгез иде.

Г.Г. –Региональ операторлар турында, миңа калса, газетада әле соңрак тулырак мәгълүмат бирергә кирәк булачак. Бүген шуны гына әйтеп китәм, бу эш Рәсәй кануннары нигезендә оештырыла, шуңа күрә ул тайпылышсыз үтәлергә дә тиеш була. Административ хокук бозулар турындагы ТР Кодексында “Благоустройство кагыйдәләре” дигән бүлек бар. Моңа кадәр бу юнәлештәге кагыйдәләрне һәр җирлек үзе билгели иде, быелның 1 гыйнвареннан үзгәреш кертелеп, хәзер мондый мәсьәләләрдә халык фикерен өйрәнү мәҗбүри итеп куелды. Мондый практика бар инде, барлык проектлар  буенча халык тыңлаулары бездә дә үткәрелә һәм кешеләр бик актив катнаша. Тагын бер үзгәреш генераль планнар буенча. Быелның 28 июненнән “ йорт-җиргә якын территория” дигән әйбер кертелә. Төгәлрәге, ул элек тә бар иде, әмма хокукый җаваплылык юк иде. Шунлыктан кайберәүләр ишегалдым гына минеке дип, капка төбе, каралты-кура янәшәсендәге мәйданнар өчен җаваплы түгел дип, судларга мөрәҗәгать итте, Югары Судларга барып җитүчеләр булды. Хәзер инде бу территорияләр өчен дә җаваплылык законлаштырыла. Әлеге территорияләрдәге тәртипсезлекләр өчен беренче очракта кисәтү каралса, икенче тапкырында гражданнарга ике меңнән өч мең ярымга кадәр, җитәкчеләргә 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Бер ел эчендә икенче тапкыр кабатланган очракта штрафлар күләме бермә-бер диярлек арта.

В.З. – Соңгы елларда районда берничә чүплек күмелде, халык моны бик сөенеп кабул итте дип беләбез. Бу эш дәвам итәчәкме? Һәм тагын бер сорау: ферма территорияләренең санитар торышы ни хәлдә?

М.И. – Үткән ел Яңгул, Салавыч, Сосна чүплекләре күмелде, кайсына агач утыртылды, кайберләре авыл хуҗалыгы файдалануына кире кайтарылды. Быел да дәвам итәчәк, берничәсе күмдереләчәк. Фермаларга килгәндә, яңа төзелгәннәрендә искиткеч тәртип, аларда тиресне алтын урынына тоталар дисәң дә, арттыру булмас. Башкаларында да гел карап, рейдлар үткәреп торабыз.

Ф.З. – Килешәсездер, барысын да карап, тикшереп, күзәтеп, җәза биреп бетереп булмый. Кешеләр үзләре дә бераз уйланса иде. Менә паркны гына алыйк. Әллә ничә урынга чүп савытлары куелган. Ә бөтен территория чүпкә, көнбагыш кабыгына күмелә... Шуларны кемдер җыярга, җыештырырга тиеш була инде.

Р.Н. – Миңа калса, һәр авылда бөтен нәрсәгә җаны авырта торган чын патриот, башлап йөри, күп күрә, әйтә, сүзен үткәрә, кешеләрне тыңлата белә торган кеше булырга тиеш.

М.И. – Җирлек башлыклары да активрак, уяурак булса иде. Аларның күп вакыты җыелыш-киңәшмәләрдә үтә, еш кына шуңа күрә күп әйберне белми, күрми калалар. Бәлки, киресенчә, ияләшкәч, күренми дә башлыйдыр.

Редакциядән. Сәгатьтән артык барган сөйләшүне, билгеле, бер язмага гына тулысынча “сыйдырып” булмады. Монда яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне алга таба да кулланырбыз әле.

Вакыйф Зәкиев

Гөлсинә Гарипова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түгәрәк өстәл