Тәрхан авылы да “губернатор”сыз калган, яки Тагын беткән авыллар турында
...Быел язгы якта район газетасында басылган бер некрологны күреп, дертләп киткән идем: Тәрхан да “губернатор”сыз калган икән...
Тормышта югалтулар күп һәм төрле. Аларның һәркайсы фаҗига. Һәм һәркайсының үз ачылыгы. Әмма, килешәсездер, җир йөзеннән авыл кадәр авылның юкка чыгуыннан да үкенечле, аяныч (бигрәк тә тыныч тормышта, сәяси план нигезендә юкка чыгуыннан да аяныч), масштаблы югалту була алмыйдыр (күпләгән кешеләр үлеменә сәбәпче булган фаҗигаләр бөтенләй башка югалту, башка масштаб). Кызганыч, бүген район, ил карталарыннан “төшеп калган” авылларның күпчелеге үткән гасыр уртасында юкка чыккан.
Беренче карашка юкка чыгуның сәбәпләре төрле кебек күренсә дә, уртаклыклары бер: илдә барган эреләндерү сәясәте корбаннары алар. Ирексездән, “өстәгеләр”гә – ил башлыкларына кирәк булмаган авылны саклап калыр көч юк, ахры, дип уйланасың. “Коры” мәхәббәт кенә сәяси көчкә каршы тора алмый дигән нәтиҗәгә киләсең. Кызганыч, бу сәясәт бүген дә дәвам итә. Шул сәбәпле Рәсәйдә көн саен өч авыл юкка чыга дип чаң суга белгечләр. Тик бу чаңның кайтавазы гына бик зәгыйфь: аны өстәгеләр дә ишетми, инде авылдан башка тормыш юк, авыл бетмәсен дип яшәүчеләрнең дә фикере, мөнәсәбәте үзгәрә бара. Шәһәрдә яшәп, “авыл бетә” дип зарланучылар сафы тагын да артырга, бүген авылда гомер сөрүче безнең буын кешеләренең балалары хисабына тулыланырга охшаган.
...Быел язгы якта район газетасында басылган бер некрологны күреп, дертләп киткән идем: Тәрхан да “губернатор”сыз калган икән... Тәрхан исеме газета укучыларыбызга таныш булырга тиеш: бер генә кеше яшәүче Балтач районындагы бу авыл турында мин дә яздым, башкалар да язды. Авылда берүзе яшәгәнгә губернатор кушаматы алган Илгиз турында бик яратып язган идем. “Салдым”ны яратса да, күңелле әңгәмәдәш, бик ачык бу кеше турында күңелдә якты хатирәләр генә калды. Аннан соң бу авылны таралып беткән авыл дип тә, Илгизне исерек дип тә язучылар булды – үземчә, бу каралтуларга үпкәләп тә йөрдем әле (юкса “салдым”нарны яратмасам да). Тәрхан турында шулкадәр яратып, кызык итеп сөйләп, Илгиз мәрхүм ул чакта мине дә бу авылга гашыйк итеп өлгергән иде шикелле. Моннан өч ел элек шушы авылдан чыккан кешеләр очрашу үткәрәбез дип чакыргач та, бик теләп барган, катнашкан идем (“Онытыла торган авыл түгел бу” дигән язмам шулай дөнья күргән иде). “Тәрханны беребез дә онытмадык, биредә үскән һәркемнең күңел түрендә яши ул. Сөйләп-аңлатып бетереп булмаслык сагыну булып яши”, – дигән иде әлеге очрашуны оештыручы Дания апа Кәлимуллина.
Тәрханлылар гына түгел, миңа калса, беткән һәр авыл турында әнә шулай күз яшьләре катыш, мәңгелек моң-сагыш белән искә алалар. Еллар үткән саен туган авыл, кендек каны тамган нигез дигән төшенчәләрнең кадере арта, югалган авылларның урыннарын, йорт нигезләрен, зиратларын эзләүчеләр күбәя генә. Беткән авыл урынында үткәрелгән очрашуларга хәтта җир читеннән дә кайтырга тырышалар. Үзләре генә түгел, балалары, оныклары белән кайталар... Авыл үзе булмаса да, җире-суы, табигате анда калган балачак, яшьлек эзләрен, тормыш, яшәеш энергетикасын саклый кебек. Тамырына балта чапсаң да... бу бәйләнеш ничектер барыбер өзелми сыман.
Уйласаң, шаклар ката торган шул. Бер безнең кечкенә генә Балтач районында да егерме авыл беткән! Араларында бер мари, берничә удмурт авылы бар, калганнары татар авыллары (Акман, Әрдәял, Бакча, Барандашур Пүчинкәсе, Бикбулат, Зирекле, Кармаль Крук, Кече Сәрдек, Кече Яңгырчы, Көекбаш, Мөниңгәр (Арборга кушылган), Новая Гора, Пархода, Себе Усад, Тырыш, Тлогурт, Чулпан, Шуртек Пүчинкәсе, Ямбурово... исемлек кирәк дип тапсагыз гына). Бүген инде кайчандыр тормыш гөрләп торган урында басулар җәйрәп ята (ярый әле күбесенең зираты бар, караулы). Һәм ярый әле битараф булмаган җаннар бар.
Быел әнә кайчандыр беткән Тырыш дигән авылның зираты ташландык хәлдә икәнен күреп, шул тирәдәге Көек авылында яшәүче Камил Бариев, бу хәлгә күңеле сыкрап, шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинга мөрәҗәгать итә. Тумышы белән Бөрбаштан булган эшмәкәр каршы килми, тиз арада коймалап алуны оештыра. Ишегенә Тырыш зираты дигән язуын да беркетәләр. Менә шулай итеп, кайчан юкка чыкканы да билгесез булган Тырыш авылы (зират исемендә генә булса да) кабат “яши” башлады.
Сүземне соңгы кешесе вафат булган Тәрхан авылы белән башлаган идем. Район энциклопедиясенә кергән беткән авыллар исемлегендә Тәрхан юк. Дания апа әле дә аны беткән авыл дип санамый, “губернатор”сыз калсалар да. “Мөнирә һәм Галимҗан Муллагалиевларның балалары, оныклары җәй җитүгә әти-әни йортына кайтып, каралты-кураны карыйлар, йортны төзекләндерәләр, яшелчә үстерәләр. Авылга сукмак та өзелми: биредә ахирәт дөньясына күчкән безнең әби-бабайлар, туганнар. Берәүләр чардуганнарны төзәтә, буйый; икенчеләр вафат булганнарга чардуган кора, мәрхүмнәр рухына Коръән укып, дога кыла. Җиләк пешүгә, тау бите халык белән тула. Барыбыз да сагынып кайта”, – ди ул.
Һәм: “Туган як, туган җир, әти-әни нигезе, үзебез туып үскән йортны, яшел үлән каплаган урамны сагыну бу, – дип дәвам итә. – Әлеге төшенчәләрнең асыл мәгънәсен яши-яши генә аңлыйбыз икән. Туган авылыңа кайтып, балачак хатирәләрен яңартып, авылдашларың белән очрашып, вафат булган иң якын кешеләреңә зиярәт кылу – бер мизгелдә аңлатып булмаслык хисләр өермәсе һәркемне урап ала. Бу хисләр безгә бик тә якын. Ул яктан без бик бәхетле: элекке авылдашлар белән берничә тапкыр булса да, җыйналып очраша алдык. Моннан алдагы (2015 елда) очрашуда 3 елдан соң күрешергә дип килешеп таралышкан идек. Сәбәбе дә бар: быел авылыбызның күркәм юбилее – аңа 90 ел. Август башында очрашырбыз дип хәзерләнеп йөрибез. Авылга кайтсаң, хатирәләрдән җан бер ярсып өзгәләнә, бер сөенә... Анда әле дә, балачак истәлеге булып, без утырткан нарат, чыршы үсентеләре үсә: Байтирәктә, Зәрәки, Сәлия буйларында урман булып шаулый”...
Әйе, хикмәт тә менә шунда: бер генә кешесе булса да, авыл яши, бер генә дәвамчысы булса да, аны беткәннәр исемлегенә кертмәс өчен җан тартыша. Вакытлыча кайтып яшәүчеләр хисабына булса да, Тәрхан кебек авыллар әле исемлектә, картада калсын, ”губернатор”сыз булса да яшәсен иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 109, 03.08.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев