Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрхән авылына 90ел!

Бәйрәмгә шушы авылда туып-үскән кешеләр, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары, ераклардан күп кенә кунаклар кайтты.

5 нче август чалт аяз кояшлы көндә Тәрхән авылы урамында очрашу булды.Очрашу бәйрәменә шушы авылда туып-үскән кешеләр, аларның балалары, оныклары, оныкчыклары, ераклардан күп кенә кунаклар кайтты.

Бәйрәмгә җыелучыларны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы бәйрәм белән котладылар. Шулай ук бәйрәмдә Балтач районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы һәм оешманың актив әгъзалары Халисә Зыятдинова Котдүс кызы, Галиева Гөлсинә Әнвәр кызы катнаштылар. Халыкка кайнар котлауларын, матур теләкләренҗиткерделәр.

Хуҗалык җитәкчесе Сабиров Салихҗан Сабир улын, Җәләева Зәмзәмия Җәләлетдин кызын, Гафиуллин Гыйльмулла Гафиулла улын юбилейлары (80 яшь) белән котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Бер колхоз булып яшәгән елларны искә төшереп, удмуртлар һәм керәшен ансамбле чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.

Мул табын артында очрашу күңелле узды.
 

Дания Кәлимуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәрхан авылы