Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиядә "все включено" бетәчәк?

Безнең туристлар белән аның озакка бармасы билгеле иде инде.

Төркиянең Сиде һәм Анталья шәһәрләрендә эшләүче сәүдәгәрләр ил җитәкчелегенә отельләрдәге "барысы да кергән" ("все включено") системасын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе хәбәр итә.

Сәүдәгәрләр хатында Төркиянең "сәяхәт вакытында 1000 доллардан да ким булмаган сумманы тотынырга әзер булган" туристларга йөз тотуы искәртелә.
Башлангыч авторлары белдерүенчә, "все включено" системасы аларның бизнесын үтерә, чөнки туристлар хәзер отельләрдә генә утыра, экскурсияләргә йөрми, ризык сатып алмый һәм отельләрдән читтәге кибетләрдә акча тотынмый, дип яза "Интертат".

Аланья шәһәре сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләре палатасы президенты Нури Дәмир "отельләр тулы, ә кибетләр буш" дип белдергән.

Күп кенә сәүдәгәрләрнең сезонга кибет ачар өчен кредит алуы да искәртелә. Соңгы бер елда сәүдәгәрләрнең чыгымнары 20 процентка арткан.

Төркиягә сәяхәтләр оештыручы туроператорлар мәгълүматы буенча, биредә русиялеләр чыннан да азрак акча тотына башлаган. Бу күпмедер очракта туристларның Төркиягә беренче мәртәбә генә килмәүләре һәм экскурсияләрне, шопингны инде күрәсе килмәүләре белән аңлатыла.

Моннан тыш, быел Төркия отельләрендә бәяләр 20-30 процентка арткан, шуңа туристларның да чыгымнары күбрәк булган.

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото: риксабай.ком

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев