Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркияне су баскан?

Истанбул базарлары су астында, сәүдәгәрләре билдән суда йөри ди.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә көчле су басу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. 17 августта шәһәрдә көчле яңгыр яуган. "Күктән яңгыр гына түгел, су ташкыны ишелде", - дип хәбәр иткәннәр.

Су агымы шундый көчле булган ки, кешеләр урам аша чыгарга куркып калган. Шәһәрнең тарихи үзәген су баскан. Юллар, юл аша җир астыннан чыга торган урыннар су астында калган. Аларда урнашкан кибетләр, дөньядагы иң зур Гранд-базар да су астында калган. Сатучылар билдән су эчендә басып тора, кайсыбер урыннарда алар күкрәккә кадәр су эчендә калган. Бу кешеләр товарларын коткарып маташа. Пычрак яңгыр суына буялган киемнәрне, паласларны һәм сумкаларны кулларына күтәреп ташыйлар, - дип яза "Интертат".

Һава торышы бозылу транспорт коллапсы китереп чыгарган. Шосселарны су баскан, автомобиль тоннельләре су астында калган. Яңгыр һәм җилдән дулкынланган Босфорны күреп, паромнар да туктап калган.

https://kiziltan.rbsmi.ru

Фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев