Түрләр дә үзгәрә икән
Хәреф хатасы түгел, “ә” хәрефе дә төшеп калмаган. Бүген сүзем гади бер өй түре турында. Һәм аның турында гына да түгел.
Гомер буе мич арты, аралык булып йөргән урыннар түр башына әйләнә дә куйды. Бу хакта бер уйланып, кешеләр, яшәешебез мисалына күчерсәк, бу тормышта түр башы булуың да, мич артына әйләнүең дә бик тиз
Күз алдыгызга элекке гади бер авыл өе килдеме? Фатирлардан аермалы буларак, бу өйләрдә ишек каты, түр башы, түр өй була иде. Хәзер инде күпләр заманча өйләрдә, элеккеләренә янкормалар өсти-өсти бөтен кеше аларны зурайтып бетерде. Аларда да бу кыйммәтләр үзгәрде инде, авыл яшьләре күптән бу сүзләрне кулланмый. Әмма әле өлкәннәр сөйләмендә алар яши, шулай ук бала чакта күңеленә сеңеп калган безнең буын кешеләренә бу сүзләр зур мәгънәгә ия. Һәм туры мәгънәдә генә дә түгел. Әйтик, бер чорда, авыл өйләренең яртысын тутырган зур мичләр патша булып утыра һәм аның арты өйдәге бөтен кирәксез әйберне кергән чит-ят кеше күзләреннән яшерә иде: күмер чиләге, кибәргә дип кертелгән утын, калдык-постык ризыкларны, табак-савыт юа торган суларны сала торган маллар чиләге (безнең якта шулай дип йөртелә иде ул), сөлге-тастымаллары белән юынгыч... Үткән гасырның туксанынчы елларында (кайдадыр иртәрәк, кайдадыр соңрак) авылларга табигый газ килде, бөтен кеше янкорма итеп котельныйлар салды. Газ миче, плитәләр шунда күчте. Зур ипи мичләре сүтелде. икән дип язган идем.
Хәзер инде авылларда да ишек каты – прихожий, түр өйләр зал дип йөртелә. Соңгы вакытта бу нисбәттән дә гади, әмма күңелгә тиярлек бер хикмәт ачылды бит әле. Егерме ике елдан артык йөри алмаучы әниебез башта түр өйдә – залда ятты. Өйгә кергән бөтен кеше – бакчадан, укудан кайткан балалар да, эштән кайтуга үзебез дә, хәл белергә килгән туганнар, күрше-күлән дә туры шунда – залга керә иде. Безнең дә бөтен тормыш шунда үтә, барыбыз шунда җыелыша идек. Безнең өчен иң рәхәт урын да шул иде.
Моннан унбиш еллап элек өй артына буйдан-буйга янкорма эшләдек тә, җылы бәдрәф, өйдән генә йөри торган мунча эшләдек. Шулар янәшәсендә әнигә бер бүлмә дә калды. Барысы да әнигә уңайлырак, бәдрәф белән мунча якынрак булсын өчен эшләнсә дә, ияләнгән урыным дип, ике еллап анда күченмәде әни. “Урам буе бит, һич югы үткән-йөргән кешеләрне карап утырырсың”, – дигәч, ризалашты һәм бик тиз ияләнде дә. Әни белән без дә шул якка күчендек. Хәзер инде өйгә кергән һәр кеше иң элек шунда – мунча һәм бәдрәф якын гына булган, арткы яктагы бүлмәгә ашыга. Залга – кайчандыр иң җылы, иң матур бүлмә булып тоелган якка борылып караучы да юк... Әни кайда – җыелу урыны шунда... Өйнең түр башы да, иң матур, җанга иң рәхәт урыны да шул...
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев