Төрмәдә утырырлык хәле булмаган Мисбах картны озакка утырттылар
Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Суд каршында соңгы сүзе буларак олы яшьтә икәнлеген, авыруын, колониядә булуына карап дәүләткә, судка файда булмавын һәм төрмәдә утырырлык хәле булмавын җиткергән, мәрхүмнең туганнары алдында гафу үтенгән Мисбах карт табиб-травматолог Андрей Железновны үтерүдә гаепле, дип табылды.
Шул вакытны ул кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
Моннан тыш ул зыян күрүче якка әхлакый зыян өчен 300 мең сум акча да түләргә тиеш.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14657
Фото: http://vz48.ru/wp-content/uploads/2016/04/7220.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев