Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тәртип саклауда өлешебез зур»

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Балтач районында полиция эшчәнлегенең торышы, эш күрсәткечләре, яңалыклар белән Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Котдус улы Усманов белән әңгәмә кордык.

– Соңгы елларда полиция бүлегенең бурычлары катлауланды, эчке төзелешендә дә зур үзгәрешләр булды. Бу безнең районда турыдан-туры нинди чагылыш тапты?
– Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә 64 аттестация узган хезмәткәр, 4 дәүләт хезмәткәре, hәм 9 ирекле хезмәткәр эшли. 2018 елда ГИБДД хезмәтендә 1 штат кыскартылды, ел башыннан 5 хезмәткәр лаеклы ялга китте, алар урынына яшь хезмәткәрләр сайланды, шулай ук башка бүлекләрдән 3 хезмәткәр күчеп, эшкә кайтты. 3 хезмәткәребез күрше районда яшәп, безгә йөреп эшлиләр.

– Полиция бүлегенең төп бурычлары...
– 2011 елның 7 февралендә чыккан 3нче номерлы Федераль закон нигезендә, полициягә халыкның тормышын, сәламәтлеген, хокукларын hәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен, иминлеген, милеген саклау бурычлары куелган.

2018 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча, Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге республикада 3нче категорияле 21 бүлек арасында 6нчы урынны алып тора. Шушы вакыт аралыгында районда барлыгы 138 җинаять кылынган, бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 җинаятькә күбрәк. Шушы җинаятьләрнең 125е ачылып, судка кертелгән (үткән ел – 120). Бу 94,7 % тәшкил итә. Кызганычка каршы, 7 җинаять бүгенгесе көндә ачылмаган килеш кала бирә (үткән ел –13 җинаять). Авыр җинаятьләр саны быел, үткән ел белән чагыштырганда, 6 га кимеде. Шулай ук үтерү фактлары быелның 9 аенда теркәлмәде, үткән ел 4 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, кеше сәламәтлегенә зыян салу (4тән 9га артык), үтерү белән янау (16дан 23кә), алдалау (9дан 18гә). Юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле җинаятьләрнең арту очраклары күңелне борчый, ә менә урлау очракларының 25тән 18гә кимүен уңай күренеш дип санарга була.

Югарыда башкарылган эшләрдән тыш, бүлек хезмәткәрләре агымдагы елда район hәм республика, ил күләмендә уздырылган чараларда җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаштылар, шул исәптән 17 хезмәткәр Казан шәhәрендә футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары вакытында тәртип саклауда зур өлеш керттеләр.

– Бер атнадан участок вәкилләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Аларның эшчәнлегенә күз салыйк әле.
– Агымдагы ел участок вәкилләре бүлекчәсе өчен үзенчәлекле hәм шактый катлаулы чор булып истә калыр, мөгаен. Ел дәверендә бу бүлекчәдән 4 хезмәткәрнең лаеклы ялга китүе, алда әйтелгән Казан шәһәрендә тәртип саклауда 3 хезмәткәрнең катнашуы, бүлек эшчәнлегенә, калган участок вәкилләренә зур йөкләмә булды дип әйтергә кирәк. Әмма шуңа да карамастан, участок вәкилләре тарафыннан агымдагы елда барлыгы 49 җинаять ачыкланган: шуларның 26сы профилактик маддәләр, 10 урлау очрагы фактлары буенча. 801 административ беркетмә төзелгән hәм башка бик күп профилактика эшләре башкарылган. Аерым алганда Наил Фәйзрахманов, Радик Төхфәтуллин, Айдар Сафиуллин, Владислав Волков хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге көндә Яңгул зонасына Илнур Әхмәтов, Карадуган зонасына Айнур Закиров исемле яшь хезмәткәрләр билгеләнде. Якын арада Норма зонасы да яшь инспекторлы булыр дип көтелә.

– Эшнең югары нәтиҗәсе хезмәткәрләрнең тырышлыгына һәм шулай ук тәҗрибәсенә турыдан-туры бәйле. Бу өлкәдә ниләр әйтеп була?
– Әлбәттә, шулай. Бүгенгесе көндә бүлектә тәҗрибәле кадрлар белән беррәттән, яшь кадрлар да хезмәт куя. Соңгы елларда состав шактый яшәрде, лаеклы ялга китүчеләрне яшьләр алмаштырды. Озак еллар hәм нәтиҗәле хезмәт куючылардан Эмиль Вәлишин, Азат Камалиев, Люция Хаҗиева, Фаил Фәсыйхов, Рөстәм Газыймов, Фәнис Газизуллин, Эльдар Сагтдиновны билгеләп үтәргә кирәк. Шулар белән беррәттән, өметле, яшь белгечләрне дә әйтү урынлы булыр. Болар арасына Ленард Сәгъдиев, Владислав Волков, Айнур Закиров, Нургаяз Гапсәләмов, Ильмир Хәбибуллин, Илшат Сафиуллинны кертергә була.

– Балтач эчке эшләр бүлеге элек-электән үк спорт буенча республикада алдынгы урыннар яулый иде. Бүгенге көндә бу юнәлештә эшләр ничек?
– Бүлек командасы Эчке эшләр министрлыгы үткәрә торган комплекслы Спартакиада кысаларында, ел дәверендә 8 төр ярышта катнашып килә. һәрбер төр ярыш нәтиҗәләре буенча да команда призлы урыннар яулап, гомуми зачет буенча, 3нче категория районнар арасында бүгенге көндә беренче урында бара. Спортчы егет-кызларыбызга килгәндә, Фаил Мөхәммәтшин, Рөстәм Газыймов, Рамил Газыймов, Рәлиф Гарипов, Айнур Хәбибуллин, Рамил Бәдретдинов, Ләйсән Нәҗипова һәрвакыттагыча алдынгы, тотрыклы урын алып торалар.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата