Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Төшләремдә һаман сугыш бара...»

Сугыш инде күптән бетте, 30 еллап вакыт үтте. Күңелемдә генә тирән яра, Төшләремдә һаман сугыш бара...

Сугыш инде күптән бетте,
30 еллап вакыт үтте.
Күңелемдә генә тирән яра,
Төшләремдә һаман сугыш бара...

Сәхнәдә моңлы егетебез Райнур Фәизов гитара чиртә. Гитара кыллары күңел кылларына тиеп, шигъри  юллар җырга әверелә. Сәхнәдә Әфганстандагы бәрелешләрдә катнашкан райондашларыбызның сурәтләре слайд ярдәмендә йөгереп уза. Әни, бәгърем, мин кайтырмын, борчылма, дип саубуллашып, унсигез яшендә армиягә киткән егет ролендә чагылыш тапкан Әфган газабы район мәдәният үзәгенә җыелган, инде ир уртасы булганнарның язмышларында урын алган. Район башлыгы Рамил Нотфуллинның да сәламләвен, ялкынлы чыгышын бирелеп тыңлады алар. ”185 егетебез хәрби бурычларын Әфган җирендә үтәгән, – ди районыбыз башлыгы. – 35 әфганчыбыз инде җир куенында. Үз баласын геройларча тәрбияләгән, батыр уллар үстергән  әниләргә олы рәхмәтемне белдерәм. 18-20 яшьлек егетләрнең җан авазы әле дә Әфгантау-кыяларда яңгырыйдыр сыман тоела...” Ул җан авазы, тирән йөрәк ярасы, гасырлар алышынса да, төзәлмәс, югалту ачылары, күргән газаплар, үлем көтеп яшәүләр... Хәер, Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең берсенең дә ул көннәргә кире әйләнеп кайтып, хәттә бер җөмлә дә әйтәсе килми. Һәм бу аңлашыла да... Нөнәгәрдән Рамил Нигъмәтҗанов башкаруында райондашларыбыз иҗат иткән җырны да алар сүзсез генә басып алкышлады:

Тәрәз төбемдәге гөлгә, әни,
Су сипкәндә нигә еладың.
Бир Ходаем, гомер балама, дип,
Иртә-кичен үтенеп сорадың.

 

Бу көнне алар өч мәртәбә аягүрә басты. Әлеге җыр яңгыраганда, чара башында һәм дә мәрхүм булган иптәшләрен минутлык тынлык белән искә алганда. Сәгать телләре күкрәк читлегенә бәреп сукканда Әфган җирендә мәңгелеккә ятып калган сөлектәй Арбор егете Тәлгать Гыйльванов белән Балтачтан Дамир Гарифуллинны кызгану хисе берәүне дә читләтеп үтмәгәндер. Ирләрен югалткан ханымнарга, әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырганда күзләрдә кайнар яшь иде. Оештыручылар, мәдәният хезмәткәрләре тырышты, бу көнне генә булса да, җыр-биюләр аша әфганчыларның сагышларын таратасылары килде. Районыбыз башлыгы, район хәрби комиссары, әфганчылар җәмгыяте рәисе тапшырган күпсанлы бүләкләр дә, Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодинның котлавын җиткерү дә урынлы иде. Җәмгыять рәисе Дилүс Гатиятуллин юбилей уңае медальләре дә тиздән әзер булыр, дип белдерде.

Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел булуга багышланган чара әнә шулай, Ватан һәйкәле янында башланып,  мәдәният йортында дәвам итте, үзәк кафеда табын артында төгәлләнде. (һәр чарадан да тулаем фоторепортаж baltaci.ru сайтында урын алды.)

Юбилей датасы «Ватан сакчылары» һәйкәлендә очрашудан башланды. Моннан 30 ел элек ерак Әфганстан җиреннән ил куйган бурычларын намус белән үтәп, соңгы совет солдаты чыгарылды. Шуңа да бу көн әфганчылар өчен бик кадерле – бу дата алар өчен Туган илгә кайту көне. Районыбызның әфганчылары ел саен 15 февраль көнне һәйкәл янына митингка очрашуга, сугышта һәлак булган иптәшләрен искә алырга җыела. Быел да традициягә тугры калдылар, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алып, тантаналы төстә һәйкәлгә венок салдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы-интернационалистлар