Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәслимә Хәсәнова 15 елдан артык чит әби-бабайларны тәрбияли

Тәслимә ханым, өлкәннәргә хезмәт күрсәтү эшенә күңел кушканга килдем, ди. Үзе дә әби тәрбиясендә үскән. Гаиләләрендә олы кешегә хөрмәт зур була

Балтачта яшәүче Тәслимә Хәсәнова 15 елдан артык чит әби-бабайларны тәрбияли. Хәер, ул үзе алар турында:«Минекеләр!»– ди.

Тәслимә ханым, өлкәннәргә хезмәт күрсәтү эшенә күңел кушканга килдем, ди. Үзе дә әби тәрбиясендә үскән. Гаиләләрендә олы кешегә хөрмәт зур була. Әнә шул тәрбия аны гомер буе озатып бара.

– Әмма үзем тәрбияләгән алты әби һәм бер бабаема карап, мин яшәр өчен көч алам. Аларның бар яхшы сыйфатларын күңелемә салам.

Кеше белән эшләү сабырлык сорый. Тәслимә Хәсәнова исә, бу эштә психолог та, икътисадчы да, хисапчы да булырга өйрәнәсең, ди. Әбиләр үпкәләмәсен, әмма «егетләр» белән эшләү җиңелрәк, дип тә шаярта: «90 яшьлек бер «егетем» бар. Аның янына барып кайткач, күңелләр күтәрелә».

Ул караган өлкәннәрнең күбесенең балалары да бар икән. Алар тулысынча Тәслимә ханымга ышанган. Быел вирус аркасында озак вакыт кайтмый да торганнар. Әмма җаен тапканнар: Тәслимә апа әбиләргә балалары белән видео аша сөйләшергә ярдәм иткән.

–Коронавирусның ни икәнен өлкәннәр дә аңлады. Сакланалар. Үзебездә аларны саклыйбыз. Гел битлектән, кулда пирчәткә. Баштарак бик авыр кичерсәләр дә, хәзер әби-бабайлар ияләнде инде. Алар өчен иң кыены күршеләр, ахирәтләр белән аралашмый тору иде. Шуңа да, буш вакытым булдымы, хәлләрен белергә ашыгам. Иң мөһиме – авырмасыннар иде. Бабамны да, әбиләремне дә бик яратам. Алар да якын итә. Миңа атап шигырьләр дә язучылары бар. Ә күңелгә күп кирәкме? Үземә дә бер җылы сүз җитә, – ди ул.

Тәслимә Хәсәновага әбиләр генә түгел, аларның балалары, күршеләре дә рәхмәтле. Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина исә бөтен хезмәткәрләрне мактады. «Йөрәгең кушмаса, күңелең ятмаса,бу эшне башкару авыр. Пандемия вакытында без изге күңелле кешеләрнең күплеген, арабызда кеше хакын хаклаучылар, мохтаҗ кешеләрне аңлаучылар, аларга ярдәм итәргә атлыгып торучылар барлыгын күреп аеруча сөендек. Киләчәктә дә, булдыра алганча, бер-береңә булышып яшәргә язсын», – ди ул.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
"Ватаным Татарстан"
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер коронавирус социаль хезмәткәр