Туган авылым урамын кабат-кабат урадым (+фото)
Туган авылымның сокланып туймаслык тугайлары, бормалы Кугуборка елгасы, киң кырлары, саф сулы чишмәләре, Томбай, Бакый, Каенсар бөяләре, тау битләрендәге данлыклы урманчы Мансур посадкалары, берничә чакрым ераклыкта урнашкан гаскәр кеби авылны саклап торучы, тарих битләренә кергән шаулап торган урманы күңелемә рәхәтлек бирә. Авылымның гүзәллеген берни дә алыштыра алмый, дип язган булганмын мәктәптә укыган чакта.
Инде менә 30 елдан соң, районыбызда кече авыллар рәтенә керүче туган ягым Шода турында язарга алынгач та, күңелгә килгән беренче җөмләләр шулар булды.
Тарихка күз салсак, Шода районыбызның төньяк-көнбатыш төбәгендәге иң борынгы татар авылларының берсе. 1670-1680 елларда авыл татарлашкан. Ә аңарчы биредә марилар яшәгән. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, чабата үрү, сәүдә эше була, Донбасс күмер шахталарына, Урал, Алдан, Лена алтын приискларына китеп эшләүчеләр дә була.
«Бәхетемне Шодада таптым»
Бүгенге көндә барлык социаль объектларның сакланып калуы сөендерә, әмма кайберләре якын киләчәктә ябылырга мөмкин дип борчыла авыл халкы. Башка җирлекләрдәге кебек үк яшьләрнең авылда калмавы да проблемаларның берсе диләр биредә. Хәер, хәлләр алай ук мөшкел димәс идем. Авылда калганнарның саны чагыштырмача аз булса да, юк түгел. Гөлсинә һәм Ленар Хафизовлар, Альбина һәм Ирек Сәләхетдиновлар, Гөлфара һәм Наил Закировлар, Альбина һәм Фәнис Хәкимҗановлар, Венера һәм Радик Фәйзрахмановлар авылда төпләнеп калып, бәхетләрен туган нигездә тапкан гаиләләр. Соңгы елларда алар сафын Миләүшә һәм Марат Дәүләтшиннар, Алсу һәм Фирзәр Хәкимҗановлар тулыландырды. Тагын шунысы мактауга лаек, әлеге гаиләләр төп нигездә өлкән буын белән аңлашып, дус яши.
– Шода авылының табигате матур булган кебек, аның кешеләре дә бер-берсенә мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле, – ди 29 элек Балтачтан әти-әнисенең туган авылы Шодага килен булып кайткан Ләйсән Габделхакова. – Язмышымны авыл белән бәйләгәнгә бер дә үкенмим. Мәхәббәтемне дә, бәхетемне дә Шодада таптым.
Авылның фельдшер-акушеры Ләйсән Габделхакова эш вакытында
Ләйсән ханым инде озак еллар фельдшер-акушер булып эшли. Заманында Фирдәвес Габделхәеваның ярдәмчесе булып эшләп, ул чакта ук мәктәптә сәламәтлек түгәрәкләре алып барган, мәдәни чаралар вакытында бик күп биюләрне сәхнәгә куйган, авыл өчен җан атып, һәр чарада оештыручылар сафында булган кеше. Бер генә эштән дә курыкмаган Ләйсән ханымны авылдашлары да бик хөрмәт итә. «Авыл халкы тиешле прививкаларны вакытында ясата, медицина күзәтүләрен дә үз вакытында үтә. Участок табибәбез Резеда Закирова, шәфкать туташы Гөлназ Бикбова белән дә аңлашып эшлибез», ди Ләйсән Габделхакова.
Алар бер дулкында
Клуб мөдире Венера Фәйзрахманова белән китапханәче Гөлфара Закировалар да остазлары эшен лаеклы дәвам итеп, авыл тормышы өчен җан атып яшәүчеләрдән. «Клубта нинди генә чаралар узмый, концерт-спектакльләр дисеңме, бәйрәм чараларын һәрберсен түземсезлек белән көтеп алабыз. Әле алай гына түгел, киноларга кадәр төшерәләр, бер иренмиләр», диләр. Чыннан да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәп укучылары, авыл активлары, сәхнә ветераннары белән берлектә төшерелгән «Кирәкми безгә сугыш» дигән кино искиткеч тирән эчтәлекле, мәгънәле, уйландыра, елата торган булуы белән республика журналистларын да битараф калдырмаган иде. Актерларның, видеоны әзерләүчеләрнең, идея авторының, сценарий язучының бер дулкында эшләвен алар да югары бәяләде ул чакта.
Авылның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре. Авыл үзешчәннәре.
– Эшчәнлегебездә иң зур таянычыбыз мәктәп-бакча коллективы, – ди клуб мөдире, шул ук вакытта укытучы да булып эшләүче Венера ханым.
Бүгенге көндә башлангыч мәктәптә өч укучы, балалар бакчасында алты бала белем һәм тәрбия ала. Фирдания Гарифуллина җитәкчелегендәге коллективта укытучы Венера Фәйзрахманова, тәрбияче Рәсимә Габдрахманова, аның ярдәмчесе Ләлә Хәбибуллина, пешекче Равилә Зарипова хезмәт куя. Авылда нинди генә чара узса да, әлеге коллектив башлап йөрүчеләрдән. Кечкенә генә булса да, эче төш кенә диясе килә алар хакында. Бала саны аз диеп тормыйлар, авыл клубында заллар тутырып концертын да куялар, ярминкәләр дә уздыралар (пандемия булу сәбәпле генә әлеге чаралар туктатылып тора – Г.Г.). Мәктәп-бакча территориясе җәен шау чәчәккә күмелсә, кышын күз явын алырлык сыннар белән бизәлә. Яшелчә бакчаларында үзләренә җитәрлек кышкы запас та әзерлиләр.
Авылның мәдәни тормышында җан атып йөрүчеләрнең тагын берсе – Айгөл һәм Айрис Муллагалиевлар. Куныр авылыннан килеп, биредә кибет тотучы әлеге гаилә Шодада узган һәр чараның үзәгендә кайный. «Шода безгә туган авыл кебек инде ул. Төп эшебез биредә булгач, аның тормышы белән янып яшибез (шулай ук Айрис Шода авылында сөт тә җыя – Г.Г.)», диләр алар.
Шода авылында 9 май - Җиңү көне ел саен зур оешканлык белән уза.
Тарихлы авыл
Районыбыздан чыккан алты Советлар Союзы героеның берсе Шоданыкы булу да җирле халык өчен зур горурлык. Авылның үзәк урамы герой исемен йөртә, авыл уртасында аның истәлегенә һәйкәл дә урнаштырылган.
Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары да Шоданың данын еракларга таныткан объект. Драматургның «Галиябану» пьесасы нәкъ менә авылның гүзәл табигате хозурында язылган әсәр. Музей белән бер ишегалдында урнашкан мәчетнең дә тамырлары тирәнгә барып тоташа. «Танылган меценат Зәйнетдин хаҗи Таҗетдинов Шодада мәчет төзетә. Халык, кемне имам итеп билгеләргә дип Ишмөхөммәт хәзрәткә киңәш сорап бара. Ул, озак уйлап тормыйча, бу урынга Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәетгәрәйне билгели. Җәмигъ мәчете бинасы татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендә агач дини архитектура истәлеге булып бүгенге көнгә кадәр сакланып калды», дип сөйләде безгә музей директоры Фәрхәт Рәшитов. Әлеге тарихи мәчеттә бүгенге көндә Илнур хәзрәт Әсхатов имамлык итә.
Эшле-ашлы халык
Авыл халкының күпчелеге «Якты юл» җәмгыятендә хезмәт куя. Шәхси эшмәкәр Фаят Дәүләтшин, Сәүбән Шакирҗанов, Сөнгать Һадиев, «Балкыш» кооперативы да авылдашларны эшле итә. Нигездә, халык күп итеп малтуар, кош-корт асрый, яшелчәсен үстерә. Җәен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ишегаллары, кышын матур итеп бизәлгән капка төпләре авылдашларымның матурлыкны яратуы, тырыш хезмәт белән көн күрүләре хакында сөйли. Туган авылым урамнары буенча атлаган чагында күпләрнең бүгенгесеннән канәгать булып яшәүләрен ишетеп куандым. «Моңарчы юлсызлыктан тилмерсәк, хәзер үзара салым акчаларына авыл урамнарына вак таш түшәлә, чишмәләр төзекләндерелә. Кышын да юлсызлыктан тилмергән юк, авылдашыбыз Нуретдин Гайсин юлларны киң итеп эттереп куя иде, быел бу эшне Наил Закиров башкара. Рәхмәт аңа», диделәр.
Авыл халкы шулай ук заманында хат ташучы булган Сәгъди Төхвәтуллин, Рәсимә Йосыповалар эшен лаеклы дәвам иткән Гөлфәния Габделхаковага да бик рәхмәтле булуларын белдерде. Газета-журналлар, пенсия-пособиеләр вакытында килә, коммуналь хезмәткә түләүләрне өйгә кадәр килеп ала, рәхмәт яугыры, диделәр авыл апалары.
Харис Әгъзамов йорты. Шода авылында мондый матур йортлар бихисап.
Авылны таныткан якташлар
Бик күп җырлар авторы Хәйдәр Әхмәтшин, балалар шагыйрәсе Фәнирә Габделхакова, җырчы сандугачларыбыз Фаят Хәбибуллин, Диләрә Вахитова, махсус музыкаль белеме булмаса да, моңлы итеп җырлавы, өздереп гармунда уйнавы белән республика сәхнәләренә кадәр күтәрелгән механизатор Фаяз Габделхаков исемнәре Шода данын еракларга таныта. Күренекле рәссам, скульптор, архитектор, дизайнер Фиринат Халиковның тамырлары да Шода авылы белән бәйле.
Фотолар: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев