Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган илләренә көлләре генә кайтачак

Америкада һәлак булган гашыйкларны кайтару өчен күп тырышлык һәм акча таләп ителә.

19 августта Стәрлетамакта туып-үскән 23 яшьлек Артур Әхмәтов һәм аның кәләше Полина Кретова АКШның Луизиана штатында Ковингтон шәһәре янындагы автомобиль һәлакәтендә һәлак булганнар.

Хәзер инде яшь кешеләрнең туганнары һәм якыннары аларны туган илләренә кайтарырга тели. Моны эшләү бик җиңел түгел - коронавирус пандемиясен беркем дә гамәлдән чыгармаган, ә транспортировка, документларны рәсмиләштерүгә һәм башка өстәмә чыгымнар якынча бәяләүләр буенча 15 мең долларга төшәчәк.

Артур белән Полина берничә ел элек Америкага студентлар алмашу программасы буенча барганнар, ә узган елның җәендә анда бөтенләйгә күчеп китәргә булганнар. Артурның дусты сүзләренә караганда, яшьләрнең мөнәсәбәтләре җитди булган - алар өйләнешергә әзерләнгән. Ләкин язмаган икән.

Хәзер Артур Әхмәтовның туганнары һәм якыннары Техас штатында Хьюстонда Русия консуллыгы белән сөйләшүләр алып бара. Аларга яшьләрне туган илләренә кайтару өчен бөтен документларны әзерләргә кирәк.

"Безгә штатта барлык документларны рәсмиләштерү процессы якынча дүрт атна алачак, дип әйттеләр. Анда кремация булачак. Өйгә көлләре генә кайтачак...", - ди Артурның дусты Айрат Сакаев.
Чыганак: http://kiziltan.rbsmi.ru


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев