Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган илне саклау — ирләр эше (+Видео)

Бүген район мәдәният үзәгендә «Ышанычлы куллар - илгә терәк» дип аталган бик эчтәлекле кичә булды.

Ул армия сафларына озатылучы егетләребез хакына оештырылган иде. Кичә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан чын хәрби стильдә алып барылып, матур җыр һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Әлеге чараны ачып җибәрү хокукы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка бирелде. - Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылыйсы мәлдә мондый кичә үткәрү икеләтә куаныч. Илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче егетләребезнең командирларыннан рәхмәт сүзләре кайтып ирешеп тора. Залда утырган булачак солдатлар да алардан үрнәк алып хезмәт итсә иде. Язгы чакырылышта Ватанны сакларга алынасы егетләребезнең берсе дә бармыйм димәде. Монда әти-әниләрнең өлеше бик зур. Рәхмәт Сезгә! Таза-сау килеш әйләнеп кайтыгыз. Хәерле юл», - дип хәер-фатихасын бирде Илһам Фидаилевич.

Моңсу, ләкин патриотик рухка сугарылган әлеге бәйрәмдә район хәрби комиссары Васыйл Вәлиевның чыгышы да таң калдырды. Бүгенге көндә армиядә «дедовщина», нарядта тору, бәрәңге әрчүләр юк, төшке аштан соң хәтта ял итеп, йоклап алып та була дип җиткерде хәрби комиссар. Мондый сүзләр егетләребезнең йөзләрендә елмаю уятса, әти-әниләрнең күңелләренә тынычлык урнаштырды. Әлеге сүзләрдән соң хәзерге армияне барып, күреп кайтасы килү теләге дә уянды хәтта.

«Хыял» яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелгән сынау уеннары барышында шундый уй туды: инде хезмәт итеп кайткан егетләр үзләрен горур, ышанычлы тота, ә менә илебез сагына әле барасы гына яшьләр «зеленый» булып күренә. Әлеге сүзләр белән берәүне дә үпкәләтәсем килми. Киресенчә, киләчәктә сез дә шундый лачындай ир-егетләр булырсыз дип ышанасы килә. Уеннарның барысы да армия белән бәйле булмаса да, ныклылыкны тикшерү өчен менә дигән иде. Әлбәттә, егетләр бер уенда да сынатырга тырышмады. Үзләрен һәр яктан үрнәк ул, дус һәм солдат итеп күрсәттеләр.

Тиздән озату кичәләре үткәреп, әти-әниләр газизләрен кимендә бер елга туган йортларыннан озатып торырга мәҗбүр булачаклар. Өч ул үстереп, үзе дә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән Рәфкать Нәҗметдинов чараның соңгы минутларында түзмичә, сәхнәгә менде: «Моннан нәкъ 40 ел элек мин дә Балтач чиген үтеп, Ватанны сакларга киткән идем. Бүген улым Салават өчен дә истәлекле көн булып күңеленә уелып калачак. Илдә социализм да, коммунизм да төзелде, тик Ватан гына гел үзгәрешсез калды. Аны бүгенге көндә дә чын ирләрчә сакларга кирәк. Әлеге кичәне үткәргән, аны оештыруда көчләре кергән һәркемгә барлык әти-әниләр исеменнән олуг рәхмәтемне җиткерәм. Ә булачак солдатларга шуны әйтәсем килә, авырлыклар булмый калмас, тик сезне көтүче әти-әниләрегезне, иптәшләрегезне, йөргән кызларыгызны беркайчан да онытмыйча, аларның таянычын тоеп хезмәт итегез», дип хәтер йомгагын сүтеп, теләкләрен җиткерде ул.

Видео:

http://vk.com/videos-65275507?section=all&z=video-65275507_456239027%2Fclub65275507%2Calbum-65275507%2Fpl_-65275507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250