Туган җирләрне бик сагынам, ди Илсаф Нуриев (фото)
Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриевның десантчылар көнендә туган ягына отпускага кайтуы - ике бәйрәмне берләштерүе хакында язган идек.
Туган авылына кайткач алган тәэсирләре белән Илсаф менә нәрсә дип уртаклашты: "Ялга 1 айга кайттым , 30 августта кире Рязаньда буласы инде. Авылымны бик сагынып кайттым, 2 августка кайтып җитәсе килгән иде, Аллаһыга шөкер, кайтып җиттем. Туган җирләрне бик сагынам, яратам. Җәй башында ук кайтасы килә башлады, бик көттем бу җәйге отпускамны".
Илсафыбыз Көшкәтбаш өчен көтеп алынган кунак булса, районыбыз өчен горурлык. Кайткан көнне үк ул Балтачта үткән десантчылар бәйрәмендә катнашып, һәйкәлгә венок салды. Әлбәттә, әлеге минутларда ул үзе дә зур дулкынлану белән беррәттән горурлык хисләре дә кичергәндер.
Илсафның отпускасы матур хатирәләргә бай булып, икенчесе җиткәнче шуның тәэсирләрендә яшәрлек булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев