Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көн. Бәйге. Язма.

Җанны тетрәндергән вакыйгаларны тыныч кына тыңлап булмый.

Шушы көннәрдә әлеге язманың авторы, күренекле шәхес Чулпан Габделганиева үзенең туган көнен билгеләп үтте. Чулпанны без дә үткән туган көннәре белән котлыйбыз, шул хөрмәткә әлерәк кенә табадан төшкән, " Мең батырлык алар кылдылар..." дигән бәйгебезгә җибәрелгән язмасын тәкъдим итәбез.

***

Иске альбомны карап утырганда, пөхтә генә киенгән, ягымлы йөзле бабайның аерым төшкән фотосын күреп алдым. Әби белән бергә матур итеп төшкәннәре бар. Альбом битен бизәп торган бу сүрәтләр бик кадерле булып сакланган. Үз гомерендә катлаулы тормыш юлын кичсә дә, язмыш сынауларында бирешмичә олы йөрәкле, зирәк акыллы булып кала белгән бабайга сокланмыйча мөмкин түгел. Әниебез аның турында искә алып сөйләгәндә, җанны тетрәндергән вакыйгаларын тыныч кына тыңлап булмый.

Габделгани бабай 1896 елның 26 апрелендә Пүскән авылында Габдрахман белән Гөләйшә гаиләсендә беренче бала булып туган. Аннан соң Зөләйхә, Гомәр, Гәрифәбану якты дөньяга килгәннәр. Ишле гаиләдә үскән бабам авылның дүрт еллык мәдрәсәсен яхшы гына укып тәмамлый. Әтисенең крестьян хуҗалыгындагы эшләренә булышып чыныккан егет 1915 елда патша армиясенә хәрби хезмәткә алына, атаклы Дрогобыч полкында хезмәт итә.

Шулчак буталчык чор башлану сәбәпле, авылга кире кайтарыла. Әмма, озак та үтми, 1918 елның августында кабат Кызыл Армияга чакыру ала. Бу юлы 36 кызыл укчы дивизиянең, 66 нчы укчы полк кызылармиячесе буларак, Колчак ак гвардия гаскәрләренә каршы Вятка буенда Сарапул, Перьм шәһәрләре тирәсендә Көнчыгыш фронтның төнъягында барган сугышында катнаша. Шул вакытта җиңелчә яралана. Савыккач, Смоленск, Брест, Могилев шәһәрләренә җитеп сугышның иң кызган утына керә. Берчакны, командирның әмере буенча ял итәргә туктагач, бабай иптәшләре белән тыныч аулак урын эзләп урманга таба юнәлә. Һәм көтмәгәндә аларның юлында дошманнар пәйдә була. Хөҗүмгә ташланган Кызыларның көчле атышында пуля бабайның уң як күзенә эләгә. Башыннан шаулап аккан кан белән тире дә сыдырылып төшә.

Шул вакыт,бер иптәше аның аңсыз җиргә егылганын күреп ала да сөйрәп читкә алып китә. Рюкзагында булган марлясы белән чәрдәкләнгән сөякләрен, тиресен бергә җыеп башын бәйләп куя. Иптәшләре яралы солдатны үзләреннән калдырмыйлар. Шулай итеп, сигез чакрым юлны бер - берсен саклап, җирдә шуышып үтәләр. Туктап хәл ала ала бара торгач бер госпительгә җитә алар. Нык яраланган бабама табиблар булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтә. Ләкин, аның исән калачагына шикләнеп икенче госпительгә озаталар. Тигезсез пычрак чокырлы юлда ат арбасында ятып барган бабайның ярасы тагында көчәя. Тәннең сызлаулары үлем белән тартышкан җаннын талкый.

Шулай берничә госпитальгә туктала-туктала барганнан соң, исән калуына шикләнсәләр дә, бер табиб дәваларга алып кала. Көн - төн саташып яткан батырны исән калдырыр өчен табиб үзенчә ярдәм итә. Яныннан да китмичә дарулар биреп, бер як бит тирәсендә ачыктан күренеп торган тамак юлына җылы сөт тамызып, тора. Төрле үләннәр эчерә. Айлар буе авырдан гына сулыш алып, газапланып яткан егет Аллаһ рәхмәте белән терелә башлый. Күпмедер үткәч исән калган бер күзен ача, җәрәхәтләре төзәлеп ябыла, зәгыйфләнгән йөзе үз хәленә кайта. Ләкин пуля тигән бер күзе генә булмый. Шулайда исән сау калуына шөкер итә ул. Госпительдә озак кына дәваланып аякка баскач, 1921 елда туган авылына кайткан солдат улын өйдәгеләре дә бик куанып каршы ала. Йөрәкне тетрәтеп, үзәкне өзгән сугыш күпме кеше гомерләрен кыйган, исәннәрен гарип калдырган. Габделгани бабайгада өйгә кайткачта җиңел булмый. Күз алдында торган сугыш ялкыны, бер мизгелдә каршысында пуля тиеп җан биргән иптәшләренең гомерен кызганып, сыкранып калуы, җитәр җитмәс ризык белән тукланып автомат тотып йөгерүләре, көн - төнен сагалап торган дошманнар барсыда хәтерендә яңара. Инде син сугышны кичтен, исән сау үз өйендә дип күңелен бу хәләткә кайтарганчы , үз эченнән нык көрәшә ул. Авылның тыныч таңнары, саф һавасы әкренләп аңа яшәү өмете кабыза. Эш сөючән курыкмас егет 1923 елда крестьян хуҗалык эшләренә чума. Башта сыңар күзе аша эшне карап өйрәнгәнче авыр була аңа, аннан ияләнеп китә, тормышка кабат яшәү рухы уяна.

1930 нчы елда авылларда колхозлашу чоры башлана.1929 - 1939 елларда колхозның агрономы булып эшкә урнаша бабай. Колхозда бары бер ат, өч сыер, ун баш сарыклар була.Әлеге булган мал белән бабайның кулына тапшыралар.Аз мал булсада " Кызыл Тау " дип аталган элекеге Пускән авылның колхозы, башка авыл колхозларына караганда бай була ул.Шушы булган муллыкны югалтырмыйча, үз хезмәтенә нык таянып эшли.Авыл кешеләрен колхозга эшкә чакыра.Һәр гаиләгә икмәк булсын өчен, колхозда эшләгәннәргә бик булыша. Үзе юмарт, үзе шул ук вакытта тәләпчән, кырыс холыклы бабайны авылдашлары бик хөрмәт итеп яшәгән. Бөек Ватан сугышы башлангач колхоз авыр газаплы еллар кичерә. Шулайда колхозны сакларга, югарыда куелган планныда үтәргә кирәк. Гражданнар сугышында нык яраланып кайткан бабай бу сугышка бармый. 1951 елга кадәр ул колхозның рәисе була.. Ачлы - туклы елларда да басуларда ничектә, каянда булса орлыклар табып чәчәргә, аның уңышларын җыярга кирәк. Бабай бөтен күңелен шушы эшкә багышлаган. Авыл халкын ачлыктан саклап калырга, кешеләргә эш булдырып, яу кырында үлеп калган гаиләлеләргә дә бик булыша ул.   1947 елда колхоз 12, 3 центнер уңыш җыеп алып ( район буенча 8,4 центнер) районда җиңүче була. Районда беренче булып колхоз электростанциясе авыл өйләрендә электр лампалары кабыза.1952 - 1958 елларда шул ук колхозның агротехнигы, агрономы булып эшли.

Колхоз өчен  булсын дип тырышып эшләгән тынгысыз, авыр җаваплы хезмәтен күргән район - шәһәр җитәкчеләре, бабайны гел искә алып мактау кагәзләре белән бүләкләп торганнар. Иң зур бүләге орден медале булган. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. Аның президент җыелышларында член булып катнашулары, аннан депутат булып сайланулары бу хезмәтенең нәтиҗәсе булып тора. Бабайның гаилә тормышы да җиңел булмаган , беренче хатыны Мәфтуха белән 3 бала үстереп ятканда, иптәшенең күзенә урак урганда арыш кылчыгы кереп сукыр кала.Өстәвенә, бер баласы бәхетсезлек белән вафат була. Шуннан соң Мәфтуха Габделгани бабайга балаларны караучы башка хатынга өйләнергә тәкъдим итә. Бу язмышка ризалашмыйча башка чарасы калмый бабайның, һәм, шушы авылда яшәүче әбием Бибинур белән кавыша алар. Ике баланы кабул иткән әбием, үзе дә алты бала табып үстерә.

Бәхет кешегә сабырлыклар аша киләдер. Бабайның динле, нык көчле рухлы булуы, без оныкларына әле дә көч куәт бирә сыман. Граҗданнар сугышы, ачлык , ялангачлык еллары, аннан бөек ватан сугышы... Шул авыр, газаплы елларны кичкән кешеләр әле дә аны бүгенгедәй итеп искә ала.Үз гомерендә яшли бик купне күргән бабам 73 яшендә вафат була.

Бүгенге көндә бабайның өч баласы да исән саулар, улы Мәгьфүр абый Пүскән авылында төп йортта яши. Бабайның башлаган изге хезмәт юлын дәвам итеп, гомер буе колхозда эшләп пенсиягә чыкты, хәзер улы Азат Ганиев шушы Тимирязов колхозында агроном хезмәтен башкара.Тырышлыгы өчен күп тапкыр мактаулы исемнәргә лаек булды.Димәк бабайның игелекле , җиргә тамган көч хезмәтен, якты эзләре аша дәвам итүчеләре бар. Габдрахманов Габделгани бабайның үткән гомер юллары менә шундый гыйбрәтле, тетрәндергеч, сокланырлык хезмәте яшәве белән узган. Язмыш аны күп тапкыр сынаган, әмма ул җирдә кешелеклеген, көчле рухын, батырлыгын югалтмаган,аның яшәп үткәргән һәр көне тарих битләрендә яктырып калуы безнең өчен зур горурлык булып тора.

 

Чулпан Габделганиева   Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев