Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көннең сайлау белән бер көнгә туры килүе яхшы икән

Бүген Түнтәр авылында яшәүче Гөлзәминә Габдрахманова икеләтә күңелле вакыйга кичерә. Беренчедән, бүген аның туган көне, үзе әйтмешли, 18 яшь тулган көне. Икенчедән, нәкъ менә туган көнендә ул сайлауга барып, тавыш биреп кайтты.

– Бардым әле, бардым... Сайлауга бардым..., – дип яза ул.–Туган көн дип утырмадым... Туган көнеңдә дә шунда йөрмәсәң дисезме... Мин бармасам, минем өчен кем сайлар соң?.. Илебез алдындагы бурычымны үтәр өчен бардым... Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын... Мин яратам сине, Татарстан...

Гөлзәминә эштән кайтып килешкә үк музыка тавышына игүтибар итә. “Мәдәният йортының ишекләрен зууур итеп ачканнар, Музыка куйганнар” ди ул.

Сайлау көне, әнә шулай, туган көн кебек бәйрәмгә дә әверелеп куя кайчакларда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар