Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган тел көнендә Кукмарада үткән чарада балтачлылар да катнашты

Әлеге чарага күрше районның удмурт мәктәпләре вәкилләре, шулай ук ызандаш республикаларның удмурт оешмасы делегатлары чакырулы иде. Биредә безнең районның Кече Лызи мәктәбе укучылары да катнашты.

Әлеге көн уңаеннан, Кукмарада югары сыйныф укучыларының «Марзанэз утча зарезьысь, нош визез-калыкысь» (Жемчуг ищи в море, а мудрость - в народе) дип исемләнгән төбәкара очрашуы узды. Әлеге чарага күрше районның удмурт мәктәпләре вәкилләре, шулай ук ызандаш республикаларның удмурт оешмасы делегатлары чакырулы иде. Биредә безнең районның Кече Лызи, Урта Көшкәт, Чепья мәктәбе укучылары да катнашты.

Чараның төп өлешеннән соң, укучылар мастер-классларда катнашты. “Биергә өйрәнәбез” секциясендә халык биюе элементларын күрү насыйп булса, “Үзебез кино төшерәбез” түгәрәгендә видео монтажлау серләренә төшенделәр.Шулай ук халык алдына чыгып сөйләү күнекмәләрен дә үзләштерделәр.“Халык уеннарын уйныйбыз” секциясе дә катнашучыларга бай мәгълүмат бирде.Соңыннан “Түгәрәк өстәл” артында очрашуга нәтиҗә ясалды.

– Мондый төр очрашулар мәдәни мирасны, телне саклауда иң отышлы алым, – ди Кече Лызи мәктәбе директоры Эмиль Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел