Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган телләр елы ачылышы

5 февраль көнне, Балтач мәдәният үзәгендә, «2021 – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын» ачу тантанасы булды.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә, быелгы елны Туган телләргә һәм Халыклар бердәмлегенә багышлыйбыз. Әлеге юнәлештә районда махсус оештыру комитеты үз эшен максатчан алып бара. Һәрбер өлкәдә дә актив эш оештыру сорала. Туган телебезне саклап калу, милләтебезне ныгыту, халыкара дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да камилләштерү өчен елның әһәмияте зур булачак, – дип, районыбыз башлыгы мөһим елны тантаналы төстә ачык дип игълан итте. Узган ел, юбилей символы буларак, бик күп мәгънәле чараларда җилфердәгән «ТАССРның 100 еллыгы» флагын районның архив бүлегенә тапшырды. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрне райондашыбыз, танылган радиожурналист Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган бәйгедә беренче урынны алучыларны тәбрикләү мизгелләре алыштырды. Район хакимияте, мәгариф идарәсе һәм дә «Хезмәт» газетасы редакциясе белән берлектә уздырылган бәйгедә 3 яшьтән алып 60 яшькә кадәр 220 конкурсант катнашты. Арада Казан, Биектау, Арча районнарыннан да нәфис сүз осталары бар иде. Бәйге шартлары буенча Эльвира Ибраһимова репертуарыннан бер әсәр яки туган якка, әниләргә багышланган шигырь сөйләү кирәк иде.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйгедә катнашкан һәркемгә, балаларга, аларның әти-әниләренә, укытучыларына олуг рәхмәтен белдерде. Бәйгенең иң зур бүләге – Гран-прига Балтач гимназиясеннән Диләрә Муллагалиева лаек дип табылды. Төп җиңүчегә бүләкне район башлыгы үзе тапшырды. Беренче урын алучыларны бүләкләүчеләр арасында «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина да бар иде. Якташыбызның исемен мәңгеләштерүдә фидакарьлек үрнәге күрсәткән, әлеге бәйгенең оештыру эшләре артыннан башыннан-азагына кадәр йөгергән Таузар башлангыч мәктәбе директоры Римма Низамиевага аерым рәхмәт белдерелде. «Мин, үз чиратымда, рәхмәтемне район башкарма комитетына, мәгариф идарәсенә, «Хезмәт» газетасына, иганәче, Таузар егете Рушат Йосыповка, төрле районнардан эшләгән жюри әгъзаларына, үзем эшләгән мәктәп коллективына һәм башка иптәшләргә җиткерәм», диде Римма ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы