Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган йортыбызның кояшы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынайган көннәр гаиләбезгә тагын бер бәйрәм алып килә – 25 нче апрельдә Куныр авылында яшәүче әниебез Гыйләҗева Нурия Гыйльмулла кызына 75 яшь тула.

Әниебез ишле гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гыйльмулла бабай сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алына, 1944 нче елда аягына пуля тиеп каты яралана. Озак вакыт госпитальда дәваланганнан соң, авылга кайта. Сугыштан соңгы авыр еллар булуга карамастан, Кәримә әби белән Гыйльмулла бабай гаиләсендә алты бала дөньяга килә. Ләкин әти-әниле бәхетле тормыш озак дәвам итми. 1961нче елда әниләре, 1966 нчы елда әтиләре үлә. Гаиләдә алты бала ятим кала. Олысы Венера апага 18 яшь, иң кечесе Рифат абыйга 3 яшь була. “Эреле-ваклы тавык чебиләре кебек өелеп калдык. Бик авыр булды” – дип искә ала әни ул вакытларны. Венера апа колхозда бозаулар карый, әниебез Нурия Шода җидееллык мәктәбен тәмамлагач, 14 яшендә фермада сыер сава башлый. Шулай итеп, алар гаиләне таркатмыйча, кечкенә туганнарын үзләре карап-тәрбияләп үстерәләр. Венера апа гомере буе төп нигездә барлык туганнары өчен олы апа да, әни дә була.

1967нче елда чыккан “Хезмәт” газетасының 83 санында әниебезгә багышланган мәкаләдә мондый юллар бар: “Сөт кабул итү урынына тулы чиләкләр күтәргән бер кыз килде. Ул “Якты юл” колхозы сыер савучысы Нурия Гыйльмуллина. Нурия бу көннәрдә сөт җитештерүдә, аеруча тырышлык күрсәтеп, колхоз терлекчеләре арасындагы социалистик ярышта алгы сафта килә. “Якты юл” колхозы дәүләткә сөт сатуның яртыеллык планын 196 процентка үтәде. Мондый зур җиңүгә ирешүдә сыер савучы Нурия Гыйльмуллинаның да өлеше зур. Ул терлекчелек продуктларын күп җитештерү өчен көрәштә чын күңелдән эшли. Тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, иптәшләренә яхшы мөгаләмәдә булуы өчен аны терлекчеләр, шулай ук колхоз җитәкчеләре һәрвакыт хөрмәт итәләр”.Әйе, тырыш һәм хезмәт сөючән әниебез 1973 нче елда хөкүмәтебезнең олы бүләге – “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, озак еллар алдынгы сыер савучы, алдынгы терлекче була. 1967 нче елда Куныр авылы егете Икрам белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Әниебез - төп йорт килене, каенанасы Сәгыйдә әбиебез белән 31 ел бергә килешеп яшиләр. Төп йорттан кеше өзелеп тормый. Әни гомер буе барлык туганнарны ачык йөз белән каршы ала, хөрмәт итеп яши. Хәзер без – балалары өчен дә әниебез туган йортның кояшы. Тормышның авыр сынауларын үтсә дә, әниебез күнел җылылыгын югалтмый. Ул искиткеч сабыр, мәрхәмәтле, һәркемгә карата кече күңелле. 53 ел бергә гомер кичерүче әти белән әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк.

Олы юбилее уңаеннан, барлык балалары һәм оныклары исеменнән, әниебезгә йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә.

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен иң кадерле булган әниебез! Сине матур бәйрәмен белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышында сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарын янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туган йортыбызның яме булып, кайгы –хәсрәт күрмичә озак яшә, әнкәй! Төпле киңәшләрегез, кирәк чакта терәк булганыгыз, нурлы йөзләрегез өчен мең рәхмәт сезгә әти- әни, сез исән- сау булганда, без әле бик бәхетле.

 

Луиза Фазулянова, Нөнәгәр авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр авылы юбиляр