Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туганнарга чын туган Шамсуныбызны арабыздан югалттык

Беркемгә дә вакытсыз югалтулар күрергә язмасын.

69 яшендә каты авырудан соң шат күңелле, ярдәмчел, кадерле әти, бабай, сөекле ир, туганнарга чын туган Шамсуныбызны арабыздан югалттык.

Шушы кайгылы авыр көннәрдә безнең хәлебезне белеп, кайгыбызны уртаклашкан, аны соңгы юлга озатуга ярдәм иткән барлык туганнарга, күршеләргә, Әтнә авылы халкына, үзенең ярдәм кулын сузган «Кама» авыл хуҗалыгы рәисе Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗиповка, аның рухына корьән ашларын уздыруга ярдәм иткән һәммә туганнарыбызга ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән савап булып әйләнеп кайтсын. Беркемгә дә вакытсыз югалтулар күрергә язмасын.

Фәймә Гәрәева, мәрхүмнең гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты