Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туганымдай якын

Мин бу язмам белән сезне олы йөрәкле, киң күңелле, тыйнак, сабыр кеше белән таныштырып китәсем килә. Ул Балтач бистәсендә гомер итүче кодагыем - Нәкыя Газизуллина.

Балаларыбыз үсеп җиткәч ике гаилә бергә кушылды. Ике көн гөрләтеп туйлар иттеләр. Ә без кода-кодагыйлар булып туганлаштык. Шулай итеп, кызыбыз яңа нигездә килен булды, матур гына торып киттеләр. Һәрвакытта да кодагыем кызымны үз баласыдай якын күрде: белмәгәнен өйрәтте, белгән эшен хуп күрде. Шуңа күрә без кызыбыз өчен бер дә борчылмадык. Ире белән икесенең арасындагы начар мөнәсәбәтләрен дә күрмәдек, тыныч яшәдек. Кызым өйгә кайтып, безгә, «Аның белән башка яшәмим!» дигәч, шаккаттык. Без әйберләрне алырга баргач та кодагыебыз: «Әйдәгез, башта бергәләп чәй эчеп алыйк әле», диеп каршылады. Бер авыр сүз дә әйтмәде, кияүгә дә әйттертмәде. Гаиләләре таркалганга 15 ел вакыт узса да, без әле һаман да алар белән туганлашып, бергә йөрешеп гомер кичерәбез. Кода-кодагый да, барлык туганнары да безнең һәрберебезне якын күрә. Кияү дә үз гаебен аңлап яши: «Нихәл, әби, бабай?!» диеп эндәшә. Оныгыбызны да һәр бәйрәмдә, каникулларда яратып көтеп алалар. Кодагыем: «Безнең балалар бергә тора алмавына без гаеле түгел...», дип әйтә. Шуңа күрә, безнең туганлыкка, татулыкка киртә булырга тиеш түгел, дибез.
Хәзерге көндә кода-кодагыйлар 4 баланы үстереп, оныклар тәрбияләшергә ярдәм итәләр. Кодагыем Нәкыя гомер буе мех әйберләр тегү фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Сәламәтлеге какшап барса да, бер зарланмый, киресенчә, башкаларга тәмле сүзе, киңәше белән шифа өләшә. Мин аның сабырлыгына, уңганлыгына сокланам. Күршеләре белән дә килешеп яшиләр, аны бик ихтирам итәләр. Ул үзенең олы йөрәгенә ял һәм шифаны, мөгаен, догалар кылып, намаз укып таба торгандыр. Оныкларына да догалар өйрәтә.
Кодагыемның кунакчыл, олы җанлы, шәфкатьле зат булуы турында күпме генә сөйләсәм дә, аз булыр сыман. Тормыштагы авырлыклар безнең мөнәсәбәтләргә киртә була алмады, без әле дә килешеп яшәвебез белән куанабыз.
Кодагые Люба Чепья авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250