Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугры абунәчеләр. Кемнәр икән алар?

Түнтәр авылында яшәүче әтиебез Сөләйманов Роберт һәр елны ике кызының да гаиләсен “Хезмәт” газетасына яздыра.

Без үзебезне белә башлаганнан бирле өебезгә һәрчак бик күп газета-журналлар килә иде. Әтиебез аларны һәрчак тәртипләп тезеп барды, безнең өйдә газета-журналлар беркайчан да кадерсезләнмәде, ертылмады. Гомер буе укытучы булып эшләгән әти-әниебез әле дә күп газета-журналлар алдырып укыйлар, “Хезмәт”газетасы аша район хәлләре, яңалыклар белән танышып барырга яраталар. Әти безне район газетасы белән бергә "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан" газеталарына да яздыра.

Оныклары редакция үткәргән “Җиһанда туйлар гөрли” һәм “Иң матур туй безнеке” фотоконкурслары җиңүчеләре. Безне һәр елны “Хезмәт”ле итеп куандырган әтиебезгә исәнлек-саулык теләп рәхмәтебезне белдерәбез, мондый тугры абунәчеләре булганда районыбыз газетасы әле озак яшәр дигән өметтә калабыз.

Эльмира Зәйнетдинова.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Аяклы архив",-дип йортэ идек без Роберт абыйны. Берэр темага материал сорасан , эзлэп тугел - билгеле урыннан алып кына бирэ иде ул.

    Теги: "Хезмәт"