Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугрылыкка һәйкәл

Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл ачтылар. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

- Фәнис Яруллин үз хәле авыр булганда да оптимистик, юмористик рухта әсәрләрен язган кеше. Әдәбиятта ул тирән эз калдырды. Ә Нурсөя ханым аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп торды. Шушындый матур кеше булганыгыз, матур яшәгәнегез өчен рәхмәт, Нурсөя ханым. Сез икегез дә бу һәйкәлгә лаек, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан парламенты башлыгы Нөрсөя ханымга.
Һәйкәлнең авторы - Баулы районының Шалты авылында туып үскән сынчы Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле - чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше.
Бу турыда «Шәһри Казан» газетасы сайты хәбәр итә
Фото: http://tatar-congress.org/ru/blog/bavlintsy-sobirayut-sredstva-dlya-pamyatnika-znamenitomu-zemlyaku-poetu-fanisu-yarullinu/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250