Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугыз рәискә түзгән Рәфкать

Таузарда туган, Кече Лызида үскән, Түнтәрдә яшәгән... – Язмам герое Рәфкать абый Шәрәфетдиновны язмыш юллары менә шушы авыллар белән бәйләгән.

– Миңа 9 яшь тулган елны Таузар авылында бик көчле давыл булды, безнең өйне җимерде. Әти Кече Лызида әзер өйне сатып алды да без шунда күчендек. Сигезенче сыйныфка кадәр шунда укыдым, аннан Балтач урта мәктәбен тәмамладым, – дип искә ала ул. – Армиядә хезмәт итеп кайткач, ярты еллап Карадуган мебель фабрикасында эшләдем. Шул көздә Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. 1977 елда аны тәмамлап кайткач, ул чактагы “Дружба” колхозына орлыкчылык буенча агроном итеп җибәрделәр.

Менә шуннан бирле Түнтәрнеке инде ул. 9 рәис белән генә эшләгән! Эшкә бирелгәнлеге, белеме, кешеләр белән дә, җитәкчелек белән дә аңлашып эшләве өчен һәм, билгеле, ике арада чын мәгънәсендә күпер була белгәнгә, мөгаен, ул аларның һәркайсы белән уртак тел табып эшли белгәндер.

Хәер, “комбат” дигән кушаматы да (агрономнар, җитәкчеләр даирәсендә аны шулай дип йөртәләр) әнә шул булдыклылыгы, оештыру сәләте, бар эшне булдырып эшләве өчен “ябышып” кала бит инде.

– Ул заманда терлекчеләр көне, бәйрәме уздырыла иде бит. Минем  агрономлыкка өстәп, штаттан тыш партоешма секретаре булып эшләгән чак. Партоешма секретарьлары терлекчелек өчен җаваплы иде. Шушы чарада катнашкан ул чактагы КПСС райомының беренче секретаре Марат Готович минем тыз-быз чабулаганны, мәйдан уртасында кайнаганны карап торды да председатель Наил Гәрәевичка: “Менә бу синең комбатың инде!” – дип куйды. Менә шуннан бирле “комбат” инде мин.

42 ел агроном, шуның 14 елын баш агроном, калганын колхоз рәисенең урынбасары булып эшләгән Рәфкать абый бу җирлектә яшәүче бар кеше өчен дә үз кеше. Удмуртлары белән удмуртча, татары белән татарча, урысы белән урысча теттереп сөйләшкән, гомере буе сәхнәдән төшмәгән, өздереп җырлаган, скетч-спектакльләрдә уйнаган, фестивальләрдә катнашкан, олысына- кечесенә әллә кайдан балкып эндәшеп хәл сорашкан, беркем белән конфликтка кермәгән... гади дә, кешелекле,  шул ук вакытта үзенә бик күпләрнең серен, борчу-мәшәкатьләрен сыйдыра алган кешегә башкача мөнәсәбәт була да алмыйдыр инде.

– 42 ел өйгә кайтып керми эшләдем дисәм дә ялган булмас, – ди ул. – Өйдәгеләргә зур рәхмәт, тылым нык булмаса, болай итеп эшли дә алмаган булыр идем...

42 елның кырык икесе кырык  ике төрле була: корылык елларда салам эзләп, Украинага кадәр барырга да, ундурт кеше алып барып, 60тан артык вагон салам төятеп кайтартырга да, ашлама, ягулык, запас частьлар эзләп, элекке СССРны иңләп-буйларга да туры килә. Кыш буе әле күмер бушатуны оештыру, җәйге чорда унбишәр су сиптерү агрегатларын эшләтеп, бәрәңге, чөгендер, печән җирләренә су сиптерүләрне, яздан көзгә кадәр мәктәп коллективлары белән эш оештыру да Рәфкать абый өстендә була. Әйе, үзе әйткәндәй, тылы нык булмаса, бу кадәр эшләрне оештыра, әле үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша алмас иде. Җәмәгате – Арбаш кызы Гамилә апа белән 42 ел аңлашып, бик матур пар булып гомер итәләр, тырыш, тәртипле өч бала тәрбияләп үстерәләр.

– Иң кешелекле, иң булдыклы агрономнарыбызның берсе булды ул, белгеч буларак та, оптимист буларак та гомер буе бөтенебезгә үрнәк булды, – ди күп еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы булып эшләгән Мәсгуть абый Гарипов та.

Хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәр турында сүз чыккач та, Рәфкать абый: “Алары юк шул”, – димәде. “Дүрт авыл халкы миңа бик зур терәк булды, аңладылар да, тыңладылар да, мин аларга бик рәхмәтле”, – дип куйды. Һәм: “Халык ихтирамы иң зур бүләк бит ул”, – дип өстәде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр