Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туйларын Мәскәүдәге күргәзмә-форумда уздырган Зыятдиновлар: «Балтачта да туй итәчәкбез»

Яшьләргә матур тормыш телик! Сүз уңаеннан, аларга үз теләкләрен һәм бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде.

«Туебызда моның кадәр кунак булыр дип уйламаган идек!» Туйларын Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында уздырган Зыятдиновлар әлеге минутларда шатлык һәм дулкынлану хисләре кичерә. Балтачта туып-үскән Самат белән Сөмбелнең әлеге куанычын йөзләгән кеше уртаклашты. 

Исегезгә төшерик, Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан Республикасы көне уза. Зыятдиновларның милли туйлары — әлеге зур чараның бер өлеше. 

— Без бик шат! Туебыз башкаларга да ошагандыр дип өметләнәм, — диде «ВТ» журналистына Сөмбел Зыятдинова. 

Яңа гына туган гаиләнең башлыгы Самат сөйләвенчә, мондый мөмкинлек турында ишеткәч, алар гариза биреп карарга булган. Һәм аларны сайлап алганнар! 

— Әмма бу уен түгел, чын туй! Менә документыбыз, — дип ачыкларга ашыкты ул. — Безгә ярдәм иткән әти-әниләребезгә, оештыручыларга мең рәхмәт! 

Самат — биш балалы гаиләдәге иң өлкән бала. Сөмбелнең исә тагын ике бертуганы бар. Мәскәүгә дә алар зур гаиләләре белән бергә килгән. 

— Монда 14 кеше килдек. Гаиләләребез зур, шөкер. Туганнарыбыз күп, алар белән бергә 23 декабрьдә туган ягыбыз — Балтачта да туй мәҗлесе уздырырга ниятлибез, — дип сөйләде безгә Сөмбел. 

Әйткәнебезчә, яшьләр туйларын татар халкының милли йолаларына туры китереп уздырды. 

— Татарстанда йолаларыбыз әле дә яши, яшь парлар аларны үтәргә тырыша. Без дә аларны бик яхшы беләбез, берсе дә яңалык булмады. Монда да чын дөреслекне күрсәттек, — ди Самат. 

Сөмбел белән Самат — сыйныфташлар. Хәзерге вакытта Самат Казан авиация институтында белем ала. Булачак инженер-конструктор. Сөмбел Казан милли тикшеренү технология университетында магистратурада укый, кафедрада эшли. Киләчәктә шушында калып, студентларны укытырга ниятли. 

— Кыскасы, Татарстаныбызда калачакбыз. Республикада яшьләргә бер дигән мөмкинлекләр бар, — диде Сөмбел. 

Үзләрен котлаган һәркемгә рәхмәт әйтте яшьләр. «Туебызга моның кадәр кеше килер дип уйламаган идек! Аны шушы рәвешле уздырырбыз дип тә хыялланмадык. Һәркемгә рәхмәт!» — диде алар. 

Яшьләргә матур тормыш телик! Сүз уңаеннан, аларга үз теләкләрен һәм бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җиткерде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев