Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукайлы яз бу

Табигатьнең тылсымлы бу мәле ел да безне - Тукайга, Тукайны безгә якынайта.

Вафатына бер гасырдан артык вакыт үткәннән соң да кыйтга буйлап сибелгән бөтен татар өммәте бүген дә аңа соклана, горурлана. Аның иҗатының кыйммәтләре һич кимеми, киресенчә, чорлар, дәверләр алышынса да, актуальлеген, популярлыгын җуймый. Бакчага йөрүче сабыйдан алып, ил башындагыларга кадәр әйтер сүзен җиткерер җай тапкан, бик тә кыска гомерендә инде ничә дистә еллар өйрәнеп тә, әле өйрәнеп, бәһаләп бетергесез иҗат калдырган Габдулла Тукай барыбызныкы да. Тик газиз әнисе Бибимәмдүдәнең җәсаде безнең туфракта булу белән ул безгә тагын да якын.
Елның-елында республикада оештырылган Тукай көннәре кысаларында бездә дә зур чаралар үткәрелә. Башкаладан бер төркем язучылар, шагыйрьләр кайта. Үзебездә яшәп иҗат итүчеләр, сүз тәмен, шигырь тәмен аңлаганнар бергә җыйнала. Бүген дә районыбызда шундый чара бара. Сосна Пүчинкәсеннән башланган бәйрәм, кунакларыбыз катнашында мәктәпләрдә, район үзәгендә очрашулар буларак дәвам итә (бу хакта тулырак газетабызда һәм сайтыбызда танышырсыз).
Тукайлы яз бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250