Түнтәр кызы Алсу: «Иң мөһиме – үзеңнән оялмаска кирәк!»
Алсуның бер аягы икенчесеннән кыскарак. Тумыштан шулай. Кайчак йөргәндә уңайсызлык сизсә дә, Алсу үзе сер бирми.
Бүген ул – иренең яраткан хатыны, өч баласының кадерле әнисе. Шуңа да аның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул инде күптән бәхетен кадерләп, атлап йөри алганына сөенеп, һәр туган көнгә шатланып, гаиләсенә шөкер итеп яши. Хәлләрен белергә шалтыраткач та, бик ягымлы итеп җавап бирде.
– Элек мин өйдән дә чыкмый идем, – дип башлады ул сүзен. – 2014 елда республика күләмендә физик мөмкинлеге чикләнгән хатын-кызлар өчен бәйге уздырылганын белдем. Бик тә шунда катнашасым килде. Язмыштыр инде, шул бәйге минем тормышымны үзгәртте. «Татарстан энҗесе»ндә катнашучыларны Венера Иванова телевидиение тапшыруына чакырды. Булачак ирем, мине шуннан күреп, ике көннән соң социаль челтәрләрдәге сәхифәмә язды, танышырга теләвен әйтте. Башта смс аша хәбәрләштек. Аннары телефоннан сөйләшә башладык. Бераздан күрештек. 3 ай узгач, без никах укыттык.
Балтач районының Түнтәр авылы кызы Сабадагы Сүләгә килен булып төшә. Иренең әти-әнисе аны бик яратып каршы ала. Алар әле дә бергә яшиләр. Алсу каенанасы һәм каенатасына рәхмәт укый.
– Әти белән әни бик ярдәм итәләр. Балаларыбызны карашалар. Без ирем белән кая барасы килә – шунда чыгып китәбез. Алар сүз әйтми, каршы килми. Безне аңлаганнарына да күңелем була. Күпләр каенана белән торудан курка. Балалар үстергәндә, әти-әнинең ярдәме әйтеп бетергесез бит, – ди Алсу.
Ире Азат белән өч бала үстерәләр. Уллары Ризванга – 7, кызлары Ләйсәнгә 2 яшь тулып киткән. Кечкенә Раянга өч кенә ай әле. Берсеннән-берсе кечкенә өч сабые булса да, Алсу кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бәйли дә, чигә дә, тегә дә. Соңгы арада илһамы килми икән әле. Тик ул ясаган сабыннарны да, бәйләгән киемнәрне дә, чәчкә куя торган каптыргычларны да сораучылар күп. Кечкенә улы бераз үсеп китүгә, ул яңадан кул эшенә тотынмакчы. Әлегә аларның төп эше – сабыйларны тәрбияләү. Ризван белән Ләйсән икесе дә бакчага йөри икән. Азат исә күрше авыл мәчетендә имам вазыйфасын алып бара. Хатыны әйтүенчә, аның да эше күп. Алар икесе дә дин кушканча яши. Шуңа да күп очракта бер-берсенә юл куя беләләр. Алсу: «Гел яратышып кына яшәмибез, тормыш булгач, савыт-саба да шалтырый», – ди. Кайчакта үпкәләшүләрен дә яшерми.
– Мин озак итеп ачу саклап йөри алмыйм. Тиз онытам, – ди ул. – Тормышта бер-береңә терәк булырга кирәк. Кайчак дәшми калу да бик ярап куя. Тик мин иремнән зарлана алмыйм. Ул мине бик бәхетле итте. Бүгенге тормышыма сөенеп яшим. Үземне бик тә бәхетле хатын-кыз дип саныйм. Күңелдә бер генә теләк: минем кебек һәр хатын-кыз, тормышта тиң ярын табып, мин кичергән матур хисләрне кичереп, ана булу бәхетен татысын иде. Чирне бит сорап алмыйсың. Бүген йөгереп йөргән кеше икенче көнгә гарипләнергә дә мөмкин. Шуңа күрә кешегә кимсетеп карамаска кирәк. Тагын шунысы да бар: күп кенә сау-сәламәт кешеләрнең күңелләре гарип була. Монысы инде бик куркыныч.
Кияүгә чыккач, Алсуга сынаулар аша узарга туры килә. Алар гаиләләре белән юл һәлакәтенә очрый. Үзенең ике аягы сына, улына да зыян килә. Әлеге вакыйгадан соң ул тормышның кадерен тагын да ныграк аңлый.
– Хәзер мин һәр көнгә рәхмәт әйтәм. Тормыштан зарланырга хакым юк. Аякларым йөреп тора, күзләрем күрә, колакларым ишетә. Шуңа мин бер дә күңелемне төшермим. Миннән дә начар хәлгә калган кешеләрне уйлыйм. Шул чакта оят та булып китә, – ди Алсу. – Иң мөһиме – үзеңнән оялмаска кирәк. Шул вакытта башкалар да сине үзе белән тиң күрәчәк. Беркайчан да, мин булдыра алмыйм, дип үз дәрәҗәгезне төшермәгез. Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар үзләренең дә башкалар кебек икәнен, берәүдән дә ким түгеллекләрен белеп торсын. Бу дөньяда һәркем бәхеткә лаек. Бәхетле булу үзебездән тора. Шуны онытмыйк!
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев