Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туры эфирда татарстанлыларның эчке туризм турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр

#ТатарстанОнлайн программасының эфиры 30 июньдә булачак.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 30 июньдә республика халкының социаль челтәрләрдә булган сорауларына онлайн җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстанда эчке туризм үсеше, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында туризм өлкәсенең яңа программалары һәм тормышы турында сөйләячәк.

Шулай ук интернет-кулланучылар онлайн режимында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Аларның иң популярларына ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы туры эфирда җавап бирәчәк.

Трансляция Татарстан Республикасының «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә 12.30 да узачак.

Трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241464

https://ok.ru/live/2752595238582

https://www.youtube.com/watch?v=FXTYmtNdczo

Баш мөхәррир фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм