Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч йокла, әниебез!

Бөтен авыл ап-ак йомшак карга төренгән! Аклык бит ул чисталык һәм пакьлек билгесе. 15нче декабрь көне. Урамда тып-тын, агач башлары да селкенми. Әйтерсең, бүген кадер кичәсе көне! Үзе ял көн. Шушындый сайлап алынгандай көннең иртәсендә кадерле әниебез Мәгъмүрә Хафиз кызы Нурмехәмәтова ахирәт дөньясына күчте.

Иртәнге намаз вакытында, фәрештәләрнең күпләп-күпләп җиргә төшкән вакытларында, оҗмах әһеленә генә хас булган үлем билгеләре белән матур һәм тыныч итеп җан бирде ул. Тормышның бөтен авырлыгын күреп, яшьләй ятим калып, ике энесен карап үстергән. Сугыш арты авылда балалар йорты оешкач, ятим балаларның тәрбиячесе булып беренче хезмәт юлын башлаган ул. Балалар аны «әни-апа» дип йөрткәннәр. Авыл халкына игелекле хезмәт куеп, күп тапкырлар депутат булып сайланып, җирле үзидарә җитәкчесе вазыйфасында да эшләде.

Ясаткан күперен бүгенге көнгә кадәр халык куллана, төзеткән зират коймалары да саклана әле. Шушы хезмәтләре өчен әниебез районның Мактау китабына кертелгән. Ул тәвәккәл, эшчән һәм туры сүзле булды. Шигъри җанлы әниебез «Хезмәт» газетасының актив хәбәрчесе дә иде. Газета битләрендә күп шигырьләре дөнья күрде.

Җиде балага гомер биргән, барыбызны да исән-сау үстереп, кеше иткән. Бүгенге көндә әлхәмдүлилләһ, җидебез дә исән-саулар.
Кадерле әниебезне соңгы юлга озатырга авылыбызның бөтен кешеләре килгән иде. «Мәетнең Аллаһы Тәгалә каршындагы дәрәҗәсе җеназага баскан кеше саны белән билгеләнә» дигән хәдис тә бар.

Авыр кайгыбызны уртаклашырга килгән туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, җирле үзидарә җитәкчесе Ринат Гариповка, элеккеге хезмәттәшләренә, барлык килгән авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне белдереп, бөтен балалары исеменнән кызы Мәдинә Хәйруллина.
Әниебез, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәт түрендә булсын!
Яңгул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250