Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыкрык күмелгән, күпер арчылган

Аяк-куллары сызлаусыз булсын!

Буранлы кыш булды бу. Кар ява да, кар сала. Яусын, салсын, бәрәкәткә генә булсын! Кар көрәү дә сәламәт кешегә физзарядка гына. Кар яуса юлларда техника төне буе кар эттерә, таңнан торып урамнарны кардан арчый. Кичә бистәнең Салкын чишмә ерганагындагы күпердән чыгарга туры килде, аңа кадәр илтүче сукмак та ялт иткән, тыкрыкка да сукмак салынган. Кем яки кемнәр шулай күперне чистартып һәм сукмакларга юл салып куйгандыр, билгесез, әмма аларга зур рәхмәт, аяк-куллары сызлаусыз булсын!  Ә менә каршы як тыкрыктан узып булмады: кар күмгән, окоп ясап уйнарлык хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бистә юллары