Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәннәренә нинди ярдәм бар?

Тыл хезмәтчәннәренә нинди ташламалар каралган? Вафат булган очракта туганнарым күмү мәшәкатьләре өчен ярдәмнән файдалана аламы?

– Миңа – 90 яшь. Гаиләдә 12 нче бала булып туганмын. Бертуганнарымның берсе дә исән түгел. Тыл хезмәтчәннәренә нинди ташламалар каралган? Вафат булган очракта туганнарым күмү мәшәкатьләре өчен ярдәмнән файдалана аламы?

Җәмилә Садыйкова. Казан

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:
– 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 Маена кадәрге чорда тылда кимендә алты ай эшләгән затларга «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы закон буенча социаль ярдәм бирелә. Шуның нигезендә 2020 елда күләме 754 сум булган айлык акча һәм бушлай теш протезлары (кыйммәтле металл һәм металл-керамикаларның хакын түләү чыгымнарыннан тыш, ясау һәм ремонт өчен) һәм ишетү протезлары каралган. Тыл хезмәтчәннәрен җирләү хезмәтләре өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары бирү кануннарда каралмаган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие ярдәм тыл хезмәтчәннәре