Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыңлагыз, Балтач сөйли!070519

Бүген радио коллективының эчтәлекле, күңелгә рәхәтлек бирүче тапшырулар әзерләп, тыңлаучыларын куандырып эшләп яткан көннәре.

Районыбыз радиосы журналист, газетабызның лаеклы ялдагы баш мөхәррире Нурулла Галиев исеме белән дә нык бәйле. Аның партия чорындагы район радиосын гөрләткән, иртән йокылардан уяткан аһәңле, кодрәтле тавышын, матур сөйләм телен күпләр хәтерлидер әле. Бүген дә радио коллективының эчтәлекле, күңелгә рәхәтлек бирүче тапшырулар әзерләп, тыңлаучыларын куандырып эшләп яткан көннәре.

2005 елдан алар, килешү нигезендә, FM ешлыгында эфирга чыгучы "Болгар" радиосы белән хезмәттәшлек итәләр, бу да аларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлек тудырды. "Кайтаваз" радиосының баш мөхәррире һәм үзе үк тә тапшыруларны алып баручы Гөлйөзем Маннапова корреспондент Илзирә Гыймадиева һәм тавыш операторы Рафил Шакиров белән гаять тә зур тырышлык, эзләнүләр бәрабәренә хәзерләнгән тапшыруларны кыска вакыт эчендә халыкка аңлаешлы, үтемле итеп җиткерә. Коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлап, аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет, якты киләчәк телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио