Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынгы белмәс остазым

«Ике биемле йортка килүеңне алдан ук белдеңме?»,- дип сорыйм. Әңгәмәбезне кая «боруымны» чамалады апа: «Ии-и, белдем алар мине күтәреп кенә йөртмәде. Шулай булмый, авылда укытучы килен бер аларда гына иде бит әле!»

Мин сигезьеллык мәктәбебезне тәмамлыйсы елда яңа химия укытучысы Рауза апа килде(1966) Бүген инде колхозга кергән авылларның һәрбер кешесен белсәм дә, ул чакта әле кемнең кем, кемнең кеме булуын, каян белим?

Баксаң, ул безгә кадәр биш елдан артык Кили, Чапшар, Карадуган сигезьеллык мәктәпләрендә укытып, шул арада читтән торып Казан дәүләт педагогияинститутының химия-биология факультетын бетереп килүе булган. Яңа Салавыч килене икән…

55елдан артык еракта калган хәтирәләре барлыйбыз Рауза апа белән. «Әти минем башта ук Яңа Салавыч егете белән йөрүемне кияү чыгарга белгәч: «Ха-ай, кызым, ничек яшәрсең микән ул авылда. Алар бит чәй эчәргә дигән суны да Биктәштән ташыйлар»,- ди. Әмма каршы килми. Мәхәббәткә киртәләр юк» диюләре хактыр. Әти-әни фатиха бирә. Авылда яңалык тиз тарала:… «Нәфисәнең Мөбәрәкшасы өйләнгән, Яңгулдан укытучы кыз икән!» алып кайткан икән»,- диләр. Бездә башлыча, әни баласы дип атау әтисез үскәнлеккә ишарә…

…Нәфисә апа яшь ярымлык Мөбәрәкшасын күтәреп Кариле болыннарын үткәнче озата бара. Соңгы юлга…Бу кадәрле үк тетрәндергеч аерылышу хакында ишеткәнем юк иде: «Сугышка Зиннәтуллам белән бергә үк авылыбызның тагын өч егете китте. Авыл советлары бик ашыктырдылар. Туры басудан алып киттеләр сугышка. Өйгә кереп, тузанга баткан битләрен генә юып чыктылар»,- дип искә ала торган булган Нәфисә апа. Ике баласы белән тол кала.  Электән һәм сугыш чорында да атаклы уракчы кызларның берсе була. Хәер, сугыш чоры авылын тасвирлап тормыйм. Күп язылды. Ике баласын ничек үстерер иде дә, ничек итеп җигелеп колхоз эшен тартыр иде… Бәхетенә ярдәмгә авылда ялгызы гына яшәүче әнисе Мөхлиса әби килә һәм торып кала...

«Ике биемле йортка килүеңне алдан ук белдеңме?»,- дип сорыйм. Әңгәмәбезне кая «боруымны» чамалады апа: «Ии-и, белдем алар мине күтәреп кенә йөртмәде. Шулай булмый, авылда укытучы килен бер аларда гына иде бит әле!»,- дип көлемсери Рауза апа. (Дөрестән дә мин белгәннән, авылдагы башлангыч мәктәпләрендә Салавычлар чыгып  укытты)

…Әбиләрнең карашы җылы дип кенә ут борчасыдай тере, җитез, җиңел сөякле, ишле, эшле гаиләдә үскән кыз(Сугыш алдыннан туып калган. Дүрт баланың иң олысы)  «көшкелләнеп» утырамы соң? «Укытучы кыз» түбәгә менеп, калаен да буяп, морҗа башын да тазартып-агартып, авылдашларын шаккатыра,  Өстәвенә гаиләләренә тормыш итә башлавларының беренче елларында ук гаят котчыкмалы сынаулар кичәргә туры килде. Бик яхшы хәтерлим: 1966 елда Сабан туе алдыннан Яңа Салавычта көпә-көндез, янгын чыгып, рәттән 8 хужалык   йорт-җирсез калды. «Ә ут Рауза апаларның  күршеләреннән чыккан була. Җәйге чор булганга барысының да мал-мөлкәттән көтүдәге сыер-сарыклар гына исән кала...

 «Ул чакта нинди запас акча булсын? Өйгә бура алу өчен барыбер аларны тотарга урын юк дип, хайваннарны саттык» ди Рауза апа. Үзебезнең як урманнарыннан беркадәр начар сыйфатлы агач бирүдән тыш (анысын да үзләре кисеп-әзерләп алып кайта) бер кем дә материаль ярдәм күрсәтми. Фәкыйрьлектән аякка басуыбызны да әле без «нуль»дән күтәрелдек дип әйтергә күнеккәнбез. Зиннәтуллиннар авылдагы җиргә сеңеп беткән, салам түбәле, хуҗалары читкә киткән «йортта» торып, көн-төн эшләп,   чын, туры мәгънәсендә «нуль»дән аякка басарга туры килә …  Ә ике «биемгә» килгәндә: «Алар минем төп таянычларым да, рухи  терәкләрем дә булдылар. Җылы өйгә, әзер аш өстәленә кайттым…»,- дип, әбиләрне дә, башта механизатор-комбайнчы, соңарак бригадир, куркынычсызлык техникасы инженеры булып эшләгән, 50елдан артык тату-тигез гомер иткән Мөбәрәкша абыйны да сагынып искә ала ул.

Мин армия хезмәтеннән кайтып мәктәптә укытучы булып эшли башлаганда инде ул мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары. Гаять таләпчән булуы өстенә һәр укытучының педагогик осталыгын үстерүгә булышлык итә, алдынгы укытучыларның районда уздырылган педагогик укуларда катнашуын, укучыларны төрле олимпиадаларга хәзерләүне  оештыра. Коллективка килгән укытучылар белән бик теләп фикер уртаклаша, аларга төпле киңәшләре белән   һәрвакыт       ярдәмгә  килеп тора.Дәресләргә керә, гаеп эзләмәсә дә үзенең үтемле киңәшләрен бирә. Һәр нәрсәне ышандырырлык, гади итеп аңлата белә…

Рауза апа, минем дәресләремә дә керә, юнәлеш бирә. Р.Зиннәтуллина пропагандист-агитатор буларак, политмәгариф челтәрендә үз авылының комсомолларын, коммунистларын туплап, дәресләр алып барды. 1977елның январь аенда колхоз комсомол комитеты члены, «Комсомол прожекторы» штабы начальнигы буларак аның дәресләрен карап, аның эш тәжрибәсен стена газетасында һәм «Хезмәт»тә яктырту максатыннан дәресләренә рейд үткәрү насыйп булган иде. Шул вакыйганың шаһите булын «Кичке утлар кабынгач» шул репортаж саклана…

Укытучының «элеккесе» булмыйдыр. Бигрәк тә Рауза апа. Лаек­лы ялга киткәч тә мәктәп балаларына әхлак дә­ресләре укытты, аларны үзебезнең милли тради­цияләребез рухында тәрбияләүгә зур көч куйды. Миңа Рауза апа белән төрле мәжлесләрдә, районда узган күп төрле чараларда катнашырга туры килә. Табын артында сөйлиме, Сиздерми, эмма һәрбер сүзе- тыңлаучысы олы кешеме, яшьме- тәрбияви мәгънәгә ия. Аннан нидер аласың, күңел сандыгыңа саласың… Әйе, ул әле дә укытучы һәм аның бу миссиягә алынуына 60 ел була!

Р. Зиннәтуллина бөтен хезмәт юлы чорында актив җәмәгать эше алып барды, һәрвакыт авыл, аның кешеләре, хезмәт кол­лективлары белән тыгыз элемтәдә булды. Хәтта үзе белән спектакльләр дә куеп йөрдек әле. Лаек­лы ялга киткәч тә мәктәп балаларына әхлак дә­ресләре укытты, аларны үзебезнең милли тради­цияләребез рухында тәрбияләүгә зур көч куйды

Укытучыбызның профессиональ осталы­гын «Өлкән укытучы», «Укытучы-методист» исем­нәре раслый. Актив җәмәгать эшчәнлеген бәяләп, 1973 елда республикабызның Почет Такта­сына кертелде, 1987 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Рауза апа үзенең хокүмәт бүләкләре хакында сөйләшкәндә «Минем бугенге көндә иң зур байлыгым, шатлыгым- гаиләм, балаларым»,- ди. Сүз, әлбәттә, Рауза апаның улы-килене «Татарстан» җәмгыятендә хезмәт куючы улы-килене Раушан һәм Алия һәм оныклары Алсу, Алинә һәм Рамил хакында бара. Берсеннән-берсе күркәм оныкларының олысы Алсу Казанда медицина көллиятендә укыса, Алинә сигезенче сыйныфны тәмамлады. Икесе дә уку алдынгылары, районда республикада узган фәнни олимпиадаларда, әдәбият, сәнгать конкурсларында катнашып, призлы урыннар яуладылар. Ә кече уллары Рамил быел мәктәпкә бараӘ рауза апа үзе Хатын-кызның яшен сорамыйлар, дисәләр дә, минем кайбер сан-даталар аша укучылар чамалагандыр инде…Әйе, бу көннәрдә остазыбыз гомер мәктәбенең тугызынчы «сыйныфына» аяк басты. Ходай үзенә хәерле гомерләр биреп, куйган олы хезмәтенең, тату гаиләсенең  шатлык куанычларынасөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә Рауза Фәләхиевна!

Рамазан Фәрзиев

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз укытучы Яңа Салавыч авылы Салавыч мәктәбе остаз