Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч яшик, ләкин сак булыйк!

Намуслылык, шәфкатьлелек, гаделлек-әхлаклылыкның төп критерийлары.

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе булып экстремизмга, террорчылыкны оештыручларга каршы көрәш,  җәмгыятебездә  татулык һәм тынычлыкны какшатуга юл куелмауга ирешү өчен районыбыз китапханәләрендә күпкырлы эшчәнлек алып барыла.   

Балтач районы күпмилләтле. Китап туплаганда барлык милләт вәкилләренең дә сорауларын канәгатьләндерерлек  китап фондын тулыландыру өстендә эш алып барабыз. Бүгенге көндә китапханәләрдә барлыгы 518 709 данә  китап бар: шуның 231 231 данә татар , 6140 данә  удмурт, 372  данә мари һәм  280 912  данә рус телендә.  

Экстремистик әдәбиятны фондка кертмәү максатыннан районның һәр китапханәсендә экстремистик әдәбиятнын федераль исемлеге булдырылды. Бу исемлек  квартал саен интернет аша күзәтелеп барыла. Эчтәлеге буенча экстремистик исемлеккә кергән әдәбият фондтан алына.

Намуслылык, шәфкатьлелек, гаделлек-әхлаклылыкның төп критерийлары. Бу төшенчәләргә нигезләнгән кешелек мөнәсәбәтләренең күркәмлеген ачу бурычы китапханәләр эшенең дә бер өлеше булып тора.

Шул максаттан ел башыннан районыбыз китапханәләрендә  яшүсмер кызлар, яшь әниләр өчен түгәрәк өстәл артында “Әхлак тәрбиясе- күңел хәзинәсе” темасына  район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова , хатын-кызлар табибәсе Наилә Нургаяз кызы Камалиева белән очрашулар циклы башланып китте.

Гыйнвар аенда  Балтач үзәк балалар китапханәсендә  2 сыйныф укучыларына рус халык әкиятләренә нигезләнеп “Әйдәгез, дус булыйк!” исемле танып-белү сәгате балаларда  бер-беренә хөрмәт, узара дуслык тәрбияләу максатынан уздырылды.

Февраль аенда Балтач үзәк зурлар китапханәсендә 2019 ел - эшче һөнәрләр елы уңаеннан “Һөнәрле кулда гәүһәр бар” исемле очрашу кичәсе булып үтте. Биредә төрле һөнәр ияләре үзләренең чыгышлары белән катнашты. Очрашуга Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары килде. Чара барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларга киңәш һәм җаваплар алдылар, кичәнең икенче өлешендә викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. Очрашу кичә яшусмерләрдә эшче һөнәрләргә карата мәхәббәт тәрбияләу, аларның буш вакытларын дөрес һәм файдалы итеп уздыру юнәлешендә утемле чара булды.

Хәрби-патриотик тәрбия - яшь  буынны тәрбияләүдә иң мөһим факторларның берсе. Бүгенге көндә дә туган илгә мәхәббәт тәрбияләү бурычы үзенең мөһимлеген югалтмый. Шул максаттан, үзәк зурлар китапханәсендә февраль аенда  унынчы  сыйныф укучылары өчен “Батыр исемен йөртер ир егет” темасына ветеран әфганчылар белән очрашу кичәсе булып узды. Чарага катнашучылар хәтирәләрне яңарттылар, башваткыч уенында катнаштылар.  

Февраль аенда  “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз” исемле Бөтенрәсәй акция кысаларында район китапханәләрендә 14 яшькә кадәр булган китап укучыларыбыз өчен  кычкырып укулар оештырылды. Чарада район күләмендә 135  бала катнашты.

Районыбыз  китапханәләрендә   халыкларның тарихына, әдәбиятына, йолаларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан февраль аенда Беренче Халыкара “Безнең тамырларыбыз”. “Фольклор укыйбыз” акциясенә катнашып, кычкырып укулар, викторина, кичәләр уздырылды. Чараларда район күләмендә барлыгы 116 бала катнашты.

Ел саен февраль аенда  үзәк китапханәдә нәфис сүз осталарының район бәйгесе  уздырыла. Бу бәйгедә иң куанычлысы - әсәрләрнең  төрле  телдә яңгыравы.

Бүгенге көндә   барлык китапханәләрдә  яшүсмерләрнең нинди китаплар укырга теләве, китапханәгә карашы, буш вакытларын ничек үткәрүен белү максатыннан   “Китап укучы яшь кеше портреты” темасына сораштыру бара.  

Шулай ук, яшьләрнең эшче һөнәрләргә  карашын белү максатыннан район китапханәләрендә “Мин эшче һөнәрен...” темасына плакат- ачык трибуна, “Яраткан китапларны укып, һөнәр сайлыйбыз” бәйгеләре игълан ителде.

Бу чаралар   китап укучыларны, бигрәк тә үсеп килүче буынны, изге күңелле, намуслы гражданнар итеп тәрбияләү максатыннан  үткәреләләр.Алар толерантлык рухында яшәргә, башка халыкларның хокукларын һәм иреген хөрмәт итәргә өйрәтәләр.   

 

 

Резеда Зарипова,

Балтач авылара

Үзәк китапханә директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә