Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч йокла, Тәскирә апа!

Сугыш ветераннарының саны еллап түгел, көнләп кими. Исән калган өч бөртек сугыш ветеранының берсе - Түбән Кенә авылында яшәгән Тәскирә апа Галимуллина бакыйлыкка күчте.

Тәскирә апа Галимуллинаны 1943 елның июнь иртәсендә сугышка алалар. Көнбатыш Украинада элемтәче булып хезмәт итә. Завод ишегалдында землянкалар казып шунда торалар. Иделдән агып килгән саллардан агач бушатыр­га да йөриләр. Шушында ук аларга карабиннар биреп атарга да өйрәтәләр. Җиңү таңын райондашыбыз Польшада каршы ала.

Тормышныӊ ачысын-төчесен татып, күтәрә алмаслык кайгыларын үз эченә йотып, сынмыйча-сынатмыйча яшәп, башкаларга һәрчак үрнәк булды Тәскирә апа. Җор телле, киң күңелле, бик укымышлы  иде ул, һәрчак районыбыз тормышы белән кызыксынып яшәде, күп итеп газета-журналлар алдыра иде. Туган тел мәсьәләсе, татарлар язмышына битараф түгел иде. 97 яшендә “Ак калфак” оешмасына керүе дә шул хакта сөйли.  

Тәскирә апа күп еллар районда үткән һәр бәйрәм-чарада көтелгән кунак булды, районыбызга килгән һәр дәрәҗәле кунакны өендә матур итеп каршы алды. Бар дөньядан канәгать булган Тәскирә апа белән аралашуы ук җан рәхәте иде. 

Тыныч йокла, Тәскирә апа!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев