Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырнак астыннан кер эзләү түгел яки үз эшебезне яратып башкарыйк!

Газетага-журналларга язылу чоры хат ташучылар өчен генә түгел, заманалар үзгәрү белән редакция коллективларына да имтихан чорына әверелеп бара. Элеккеге кебек елына бер генә түгел, ике бит.

Зарлана дип уйламагыз тагын, зарлану түгел, безнең халыкның элек һәм хәзер дип еш чагыштырырга яратканыннан гына монысы.
Язылу чорында халык фикере белән кызыксынып, безнең иң якын дусларыбыз, олы таянычларыбыз булган хат ташучыларның хезмәтләрен дә яктырту максатыннан авылларга чыгабыз.

Элек газета-журналларны ник күп итеп укыганнар да, ни өчен хәзер вакытлы матбугатка язылмыйлар яки аз санда язылалар? Интернет, электрон газеталар, сайт булмаганга дияр күбегез. Анысы хак, килешәм. Тик ул гына микән сәбәбе? Замана белән хат ташучылары да үзгәрде шул. Элеккеге кебек язылырга өндәп, үтереп газетаны мактаган хат ташучылар белән сирәк очрашабыз. Бу бер генә дә тырнак астыннан кер эзләү түгел, тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләре күплеген дә беләбез, хезмәт хаклары да мактанырлык түгел, әмма бар бит үз эшен җиренә җиткереп, башкаларга үрнәк итеп куярлык хат ташучылар да. Бу нисбәттән, Яңгул почта бүлекчәсе хат ташучыларыннан гомергә уңды. Озак еллар халыкка хезмәт күрсәткән Рәфия һәм Мәдинә апаларны гел мактап искә алалар. Мәдинә апа лаеклы ялга киткәч, Рәфия апа Энҗе Мотыйгуллина белән эшли башлый.

Теманың дәвамы "Хезмәт" газетасының җомга санында.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка