Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырыш хезмәткәрләр олы хөрмәткә иреште

11 март көнне зурлап Алдынгылар җыены үтте. Биредә Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларында намуслы хезмәт куйган хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде.

«Балтач» спорткомплексы ул көнне танымаслык булып бизәлеш кичерде. Түшәмгә эленгән зур, төсле шарлар, танылган күңел ачу үзәкләрендәге кебек иркенлек, ак эскәтертләр җәелгән табыннар... Бар да матур, бар да заманча, нәзакәтле! Керә-керешкә үк районыбыз сәнәгатен чагылдырган кул эшләреннән күргәзмә эшләп куйганнар. Эшләнмәләр сыйфаты, илкүләм сатуга чыгара алырлык тышкы кыяфәте белән аеруча да җәлеп итә. Күргәзмә-стендлар да бай эчтәлекле, югары бизәлешле. Узган чорлар тормышын чагылдырган картиналарны җанландыру да гаять отышлы килеп чыккан. Ә заманча сәхнә һәм анда Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Респуб-ликасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Татарстан Рес-публикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гариповның чиксез рәхмәтләр белдереп, изге теләкләр ирештереп алдынгыларыбызны бүләкләүләре онытылмаслык, сагынып сөйләрлек бер могҗизага тиң иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов балтачлыларның бәйрәм шатлыгы белән онлайн шартларда уртаклашты. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Айкай» удмурт дәүләт җыр һәм бию театры, райондашларыбыз – Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган эстрада йолдызы Раяз Фәсыйхов һәм башка танылган җырчылар янәшәсендә районыбызның балалар бию төркеме чыгышлары, үзешчәннәребез әзерләгән тамаша бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Заманча бизәлеш, якты, тәэсирле чыгышлар, сокланып туймаслык концерт номерлары алдынгыларыбызны, кунакларны, «Хезмәт»ебез укучыларын сокландырды (видео-фоторепортажлар «Хезмәт» газетасының социаль челтәрләрендә бирелеп барылды).

– Туган Балтачымда гаҗәеп матур бәйрәм узуына битараф калалмыйм, – дип безнең белән элемтәгә керде хәзерге вакытта Кукмара районында гомер итүче мәгариф хезмәткәре Лилия Исхакова. – Заманында да алдынгылар слетының шушындый зур залда үткән чаклары булды, мәсәлән, «Хыял»да үткәнен миңа алып барырга туры килгән иде. Мондый югары бизәлеш белән узуын күреп нык гаҗәпләндем! Нинди күркәм идея булган бит бу. Туып-үскән районым өчен ихластан куаныч хисләре кичердем. Афәрин, Балтач!

Әнә шундый матур кайтаваз-фикерләрне «Хезмәт» газетасы райондашларыбыздан да кабул итте. Инде ирешелгән уңышларның куанычын күреп, бәйрәм мизгелләрен кадерләп саклап, тынычлыкта-иминлектә, бер-беребезне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдынгылар җыены хезмәт алдынгылары