Тырышлык бәхет китерә
яки игелекле эшләре белән танылган Мулланур Миңнебаевка шушы көннәрдә 70 яшь тулды
Норма авылында урнашкан гаҗәеп матур, затлы йорт эченә үтәм... Тирә-юньгә генә түгел, республикабызга ук мәгълүм зыялыларыбыз Гөлсем ханым белән Мулланур абый нигезе бу. Керүгә үк рәхәт бер җылылык, сихри нур бөркелә. Ирексездән илаһи халәт кичерәсең. Каян килә мондый яктылык, нурлы балкыш?! Йорт хуҗасы Мулланур әфәнде белән шул нурга таба барабыз, баскычлар буйлап түбән төшәбез һәм күз алдыбызда серле мәгарә утлары кабына. Менә кайда икән ул яктылык, нур, белем байлыгы, иҗат чишмәсе.
Шәҗәрәләр белән бизәлгән бүлмәләр, киштә тулы китап, классик әсәрләр, матур әдәбият... Өстәл тулы кадерле истәлекләр, тугъралар, мәшһүр шәхесләрнең затлы бүләкләре... бер кырыйда архив документлары (кичләрен галим белән галимә биредә эзләнү эшләрен дәвам итә). Чын гаилә мәгарәсенә тиңләдем мин йортның әлеге подвал өлешен. Биредә шулай ук Гөлсем ханым белән Мулланур әфәнденең әти-әниле балачагы, туганнары, дусларына бәйле якты хатирәләр фоторәсемнәр аша чагылыш таба.
— Менә минем нәсел агачым, — ди Мулланур әфәнде һәм нәсел-нәсәбәсен саный китә. Шәҗәрә агачына карап кына да мин аның туганнары белән яхшы мөгаләмәдә яшәвен шундук тойдым.
Мулланур әфәнде үзе Аксубай якларыннан, Кыязлы авылыннан. Гаять тә бай тарихлы, дәрәҗәле авыл. Үзгәреш җилләре искәндә дә, өстәмә салым түләп, өч мәчетенең берсен булса да саклап калалган мәхәллә. Колхоз мәчеттән акча алып тора иде, дип, Мулланур абый иман йортының көчен — куәтен искә ала. Аллаһ йортларын саклап калу авылны бәрәкәтле иткән, киләчәген ныгыткан. Мулланур абыйлар гаиләдә өч кыз, дүрт малай үсәләр. Башта бер-бер артлы өч кыз — Затия, Сания, Роза туа, аннан бер-бер артлы дүрт малай — Мулланур, Мансур, Миншакир, Минзакир дөньяга килә. Хикмәт бит бу — кызлар гына, аннан ир балалар гына. Тик бу хикмәтнең очына чыгып булмады, күңел ышана: галим белән галимә бу хакта бер уйланмый калмас әле. Ул малайларның һәркайсы да җитәкче урыннарда эшләгән кешеләр әле, колхоз рәисләре булып эшләп, үз авылларын бөек иткән, эшле, кешеле итеп саклап калган мөхтәрәм шәхесләр.
Мулланур абый үзе 1954 елның 9 февралендә дөньяга килә, үтә да суык көн була ул. Әнисе Ләйлибәдәр, әтисе Фәхретдин исемле. Икесе дә колхозда эшлиләр. Фәхретдин ага Бөек Ватан сугышында катнаша, яу кырына 1942 елда китә, 1944 елда кулын имгәтеп, яраланып кайта, тылда авыл советы секретаре, аннан соң колхозның хуҗалык эшләре мөдире булып эшли.
— Әти йөрәгенә тигән ядрә кыйпылчыклары белән гомер итте, язлар җиткәч, бигрәк тә апрель аенда күкрәге шешә иде, малай чакта мунчада күрә идем инде, тәне тишкәләнеп беткән була иде, әти шул җәрәхәтләре белән ничек тә яшәде әле, дөресрәге, яшәргә тырышты. Аңардагы көч-дәрман улларына да күчкән, туганнары да эшкә оста, идарә итү сәләтенә ия булдылар, — ди Мулланур абый.
Ләйлибәдәр әбине Гөлсем ханым сөйләп үтте: "Үтә дә укымышлы иде әниебез, — диде ул. — Чиләбе өлкәсенең Златоуст каласында үскән, русча, татарча, чувашча, мордвача иркен аралашты. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин әкиятләрен яттан сөйли идек, безнең әниләр-әбиләр нәкъ Габдулла Тукайның "Шүрәле"се белән "Су анасы"н сөйләгән кебек. Мин килен буларак еш була идем аларда, Җомга көн — олуг бәйрәм, шуңа әзерләнәбез, — пәнҗешәмбе көне буе өй җыештырабыз, Җомга иртән матур итеп киенеп куябыз, таба ризык-лары пешерәбез, Җомга намазына баручы нәсел ыруларыбыз Хәсән, Хөсәен, Мәгъсүм бабайлар чәйгә керә, гапләшеп тамак ялгап, чәйләп утыралар, хәл-әхвәл белешәләр. Менә без Җомганың кадерен, аның мөселман дөньясында нинди зур бәйрәм икәнлеген һәрчак белеп яшәдек".
Гөлсем ханым ашханәдә кайнаша да, кулын тастымалга сөртә-сөртә яныбызга чыгып утыра һәм «Мулланур абыең әйттеме соң хаҗга баруы турында, армиядә вакытта угърыны кулга төшерүе турында сөйләдеме, үзенең атак-лы көрәшче һәм сәүдәгәр нәселеннән икәнлеген белгерттеме, (әлеге уңайдан Миңнебаевларның уллары Илнар яшь чакта үз яшьтәшләре арасында көрәшләрдә катнашып, район данын республика югарылыгында яклаган егет) атлар асравын, табигатьне яратуын искәрттеме...» Уйлар уең, сулар һаваң, ашар ризыгың бер булганда гына хәләлең турында тирәнтен белә аласыңдыр ул. Менә Гөлсем ханым кебек... Мулланур әфәнденең тыйнаклык белдереп әйтми калган гомер касәләрен кайгыртучан хәләле әнә шулай мөлдерәмә тутырып утыра.
...1971 елның 13 августы. Мулланур әфәнденең безнең районда тәүге хезмәт баскычларын башлаган елы-көне. Аксубайлар кайлардан Балтач якларына килеп чыккан, юллама беләндер, дип уйларга батырчылык итәргә өлгермәдем, «Зәки Хәсәнович минем абыем иде», дип әңгәмәдәшем уйларымнан бүлде. Балтач өчен гаҗәеп зур эшләр башкарган, хезмәт кешесен хөрмәтли белүе белән дан казанган җитәкче туганлык кадерен белеп энекәшен үз янына дәшмиме соң инде?!
Биредә эшләгәндә үк Мулланур әфәнде ике ел армия сафларында хезмәт итә, партия вәкиллегенә кандидат булып киткән булса, кайтканда коммунист булып кайта. Кайткач механик булып эшли, районга иң беренче «КамАЗ» машинасын йөртеп алып кайтучы шушы Мулланур абый үзе була. Ягулык-майлау материаллары инженеры булып та эшләп ала, аннан инде 24 яшендә автотранспорт җитәкчесенә әверелә, әлеге хезмәттә тугыз ел эшли. Базада тупланган 169 (!)техниканы үз җаваплылыгыннан төшереп, икмәк заводына директор булып китә. Килүгә үк заводта капиталь ремонт эшләре башлый, Яңгул икмәкханәсен электрга көйли. Озак та үтми аны район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Мулланур әфәнденең район өчен башкарган хезмәтләрен, алдынгы карашларын, казанышларын, оештыру сәләтен, перспективалы-компетентлы җитәкче булуын исәпкә алып, 1999 елны аны район салым инспекциясе җитәкчесе итеп куялар. 2000 елда район салым инспекциясен Кукмара районы белән берләштерәләр, биредә ул районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифасында эшли башлый. 2004 елда Кукмарадан Сабага күчкәч, салым инспекциясе башлыгы буларак хезмәт күрсәтү өлкәсендә 65 яшькә кадәр намуслы хезмәт куя. Гаять тә грамоталы, эшчән, тәвәккәл хезмәткәрләрдән генә торган коллектив туплый, республикада гел алдынгы булалар. Эшләү дәверендә клиентлардан бик еш мактау сүзләре ишетү Мулланур әфәндене яңадан-яңа игелекле эшләргә рухландыра. Лаеклы ялга чыгуга ул гомер иткән-хезмәт иткән авылына, районына игелекле эшләр багышлый. Тирә-як халкын саф, чиста суга кинәндерү ниятеннән чишмә эшләтте, аның озын керү юлларын карады, электрга көйләтеп, су агымын көчәйтте, хәләле Гөлсем ханым белән бергә 600дән артык битле, Гарифҗан Мөхәммәтшин мөхәррирлегендә гаҗәеп олуг хезмәтне гамәлгә ашыруда — Кариле китабын нәшер итүдә катнашты, архивлардан документлар кайтартып, борынгы бабаларыбыз тарихын тирәнтен өйрәнүе, шәҗәрәләр төзүе, хәләл кибетләр тотулары..болар бит әйтеп бетергесез дәрәҗәдә изге, игелек-ле, сыйфатлы, зур һәм кыйммәтле хезмәтләр.
Мулланур абый белән Гөлсем апаның бер-берсенә карата булган хөрмәтеннән, җылы мөнәсәбәтеннән, бер-берсенә ныклы терәк булуыннан күзләр яшьләнә, ә оныклары белән ничек мәш килүен күрсәгез сез аларның... — Мин аларның телләрен беләм, — ди Мулланур әфәнде, оныклары турында әйтүе. — Хәлләрен сорашам, укулары белән кызыксынам, күңелле алар белән. Алар белән бергә Чанатауга чана шуарга барабыз, чишмәдән су алып кайтабыз, төпченәләр, сораулары бик күп, барысына да җавап биреп өлгер генә. Мәктәп яшендәгеләре бик яхшы укыйлар, Азат улым самолет калыбына кадәр җыя хәзер.
Улы Илнар Миңнебаевлар гаиләсендә олы бала, кечесе Чулпан. Илнарның гаиләсендә дүрт бала — Булат, Фәридә, Рөстәм, Камилә, Чулпанның бер малай да, бер кыз — Алсу белән Азат.
Мулланур абый белән сөйләшкәндә күңелдә шундый хис-тойгы туды. Әйтерсең лә, мин биек, мәһабәт тауга карап торам. Тауга карап тау булалмассың, диләр бит, ә менә Мулланур әфәнденең кыйбласын сайлап, кеше булып яшәргә мөмкин.
— Үз телемне, милләтемне яратам, — ди ул. — Татарлар алар шулкадәр зиһенле халык, алар арасыннан гаять тә дәрәҗәле кешеләр чыккан.
Ислам кануннары нигезендә яшим, минем туган авылым мәчете авыр елларга да бирешмәде, 1977 елда да гөрләп эшләп торды. Гаиләмне яратам, ул минем тылым, терәгем, таянычым. Гаилә корганда җәмәгатең белән фикерләрең туры килсә, торыр урының булса, әти-әниең тиешенчә дөньяви һәм дини белем биргән булса, менә шул чакта синең гаиләң нык һәм тотрык-лы була. Һәрчак халыкка, җәмгыятькә файдалы булып, туган җиреңә, торган җиреңә файдалы гамәлләр кылып яшәргә кирәк. Үткәнеңне, тарихыңны белү мәслихәт. Белү генә түгел, аны киләчәк буыннарга җиткерү, үзеңә алмаш әзерләү дә бик кирәк.
Исәнлек бирсен сезгә Раббыбыз, тигезлек белән гомер итегез, сез кылган игелекләрне хуплап, дәвам итүчеләр күп булсын, сәламәтлек, камил акыл белән яшәүләр насыйп әйләсен, ислам динен алга җибәрү юлында кылган изге гамәлләрегезнең әҗерләрен күреп, балалар, оныклар игелегенә кинәнеп, Аллаһ насыйп иткән гомерләрне муллыкта, шөһрәттә, бәрәкәттә үтәргә язсын сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев