Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзүчеләр көне белән!

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Төзүче һөнәре күп гасырлар дәвамында мактаулы һәм хөрмәткә лаек һөнәр булып санала. Башкарган хезмәтегез дәвамлы икән, димәк, безнең район үсә, халкының тормышы яхшыра бара дигән сүз. Бүген төзүчеләребезнең хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз яшәү өчен уңайлы мохит буларак тиз темпларда үзгәрешләр кичерә. Сез бүгенге заманда кеше аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган объектларны булдырасыз – яшәү өчен лаеклы шартлар тудырасыз. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән районыбыз үсә, киңәя, төзекләнә, матурлана: Балтачыбызда таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләр булган кебек, таштан гүзәллек тудыручылар да шактый. Һөнәри бәйрәмегез көнендә җаваплы һәм нәтиҗәле, шул ук вакытта җиңелләрдән булмаган хезмәтегез өчен чын күңелдән олы рәхмәт белдереп, сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет, хезмәтегездә яңа проектларыгызның чынга ашуын, киләчәктә тагын да һөнәри үрләр яулавыгызны телим. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен әһәмиятле гамәлләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итсен. Сез төзегән биналар күңелегезне җылытып, ерактан ук балкып торсын. Бәйрәм белән сезне!

Олы ихтирам хисләре белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм Төзүчеләр көне