Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзүчесе, бакчачысы... – «Новинка» кибетендә

Бистә үзәгендә юл өстендә урнашкан эшмәкәр Марат Шәмсиевның «Новинка» кибете кулланучының кирәк чакта уң кулы дисәк тә ялгыш булмас.

Эшмәкәр  үзенең эшчәнлеген районда беренчеләрдән булып ишекләр, автомат капкалар, пластик тәрәзәләр  белән халыкны тәэмин итүдән башлады. Узганда киткәндә, кирәк әйбереңне алырга уңайлы да, тәгаенләгән тауарыңны да табасың биредә, сатучылары киңәш-табышка бик җайлы кешеләр, аңлаталар, кирәкле тауар белән тиз арада тәэмин итәләр, юк икән, икенче көнне үк алып кайтып бирәләр. Тормыш-көнкүреш тауарлары, йорт, бакча, хуҗалык итү әйберләре, төзелеш өчен кирәкле бөтен төр кирәк-ярак та бар монда. Ишекләр, аркаларның да ниндиен телисең, сайлап аласың, каталогтан карап та заказ бирергә мөмкин, үзләре алып килеп, куеп та бирәләр. Бик уңайлы кибет бу. Сораулар килеп туса, тиз арада хәл итәр өчен кибет хуҗасы да гел урында, тауарга китсә генә күренмәскә мөмкин. Һәр сезон саен кибет алдында күргәзмә кебек таурлар тезеп куялар, менә хәзер язгы чор, һәм анда велосипедлар, мини җир эшкәртү техникалары – мотоблоклар, су кисмәкләре, рулоны белән полиэтилен үзенә җәлеп итеп тора. Гел эзләнүдә, яңалыкка омтылуда, кулланучы ихтыяҗын өйрәнү, эшмәкәрлек буенча белем туплауда актив эшчәнлек алып баручы кибет хуҗасы Марат Шәмсиев һәрбер сатып алучыга эшләрендә уңышлар, тормышларында бәрәкәт тели һәм район халкының тормышын бөтен, бәрәкәтле итү өчен үзенең командасы белән алга таба да тырышып хезмәт куячагын белдерә.

–Сәүдәдәге уңышла-рымда мин һәрвакыт мәрхүм әтиемә рәхмәтле, эшне башлап җибәргәндә киңәш-табышын, ярдәмен күп күрдем әтиемнең.  Әле дә булышып яшәүче әниемә һәм теләктәшлек белдереп торучы туганнарыма рәхмәтлемен, – ди Марат Ришатович. – Шулай ук зур рәхмәтем – олы таянычым булган гаиләмә һәм дә аңлашып эшләүче район җитәкчелегенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев