Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзиләр, яңарталар

Кайсы гына авылга барма һәр җирдә төзелеш объектларын күреп күңел сөенә. Төзелеш булмаган җирлекләрдә һич югы төзекләндерү эшләре белән мәшгульләр. Авылларны матур, төзек, күркәм итү исәпләре. Шуңа да төзүчеләребез һөнәри бәйрәмнәрен матур эшләр һәм нәтиҗәләр белән каршы ала. Күпсанлы программаларның гамәлдә булуы бүгенге көндә төзелештәге иң зур ярдәм дияргә кирәк....

Кайсы гына авылга барма һәр җирдә төзелеш объектларын күреп күңел сөенә. Төзелеш булмаган җирлекләрдә һич югы төзекләндерү эшләре белән мәшгульләр. Авылларны матур, төзек, күркәм итү исәпләре. Шуңа да төзүчеләребез һөнәри бәйрәмнәрен матур эшләр һәм нәтиҗәләр белән каршы ала.

Күпсанлы программаларның гамәлдә булуы бүгенге көндә төзелештәге иң зур ярдәм дияргә кирәк. Әнә бит быел да «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында «Водстрой», «Стройсервис», «Стройсервис» (СХТ), «Стройремтех», «Юмарт», «ПМК-5» җәмгыятьләре 15 ветеранны йортлы итәчәк. Бүгенге көндә әлеге йортларның күбесе әзер, калганнарында да эшләр төгәлләнү алдында.

Күпфатирлы һәм күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау быел «Юмарт» җәмгыятенә йөкләнде. Бу сезонда алар Төзүчеләр урамындагы 9нчы йорт һәм Кариле авылының Заһидуллина урамындагы 10нчы йортта төзекләндерү эшләре башкарды. Һәм әйтергә кирәк, сыйфатлы итеп башкарды. Халык та «Юмарт»лылар хезмәтеннән канәгать калды. Шулай ук коллектив социаль ипотека программасы буенча йортлар салу белән дә мәшгуль. Бүген шундый ике йорт төзелә.

Күпбалалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатында да Чепья, Яңгул, Балтач, Бөрбаш авылларында йортлар салына. Төзелеш эшләрен «Стройсервис» (СХТ) , «Стройремтех», «Водстрой» оешмалары башкара.

Белем йортларында да төзекләндерү эшләре тоткарлыксыз тормышка ашырыла. Дәүләт тарафыннан бүленеп бирелгән финанслардан тыш, иганәчеләр һәм әти-әниләрнең дә ярдәмен нык тоябыз, ди мәктәп коллективлары. Объектларда «Стройремтех», «Стройсервис» (СХТ), «Стройсервис», «Водстрой» төзүчеләре алны- ялны белми тырышып хезмәт куя.

Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктлары да игътибар үзәгендә. Быел 10 авылда пунктларга ремонт үткәрелә. Ә менә бәйрәм алды көннәрендә Пүскән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Тиздән, бик тиздән Яңа салавычлыларга, сизнерлыларга да бәхет елмаячак. Газификация фонды аша күпфатирлы йортларга икеконтурлы мичләр урнаштыруда да төзүчеләребез зур хезмәт куя. Әлеге программа буенча икеконтурлы мичләр 229 фатирга урнаштырыла.

Юлларны карап, төзекләндереп торучылар да төзүчеләр сафын тулыландыра. Елның-елында «МДСУ-1», «Юлчы» җәмгыятьләре тарафыннан бу юнәлештә эшләр башкарылып, район юллары, җирлекләрдә юллар төзекләндерелә. Тик бу җитәрлек күләмдә түгел. Әле үз чиратын көтеп ятучы чакрымнарның иге-чиге юк. Бәйрәм алдыннан бу хакта сүз кузгатасы килмәсә дә, әлеге мәсьәләнең юлсызлыктан тилмерүче халык өчен зур проблема икәнен онытмаска кирәк. Әмма бу юлчылардан гына тормый. Юл төзелешенә һәм ремонтына дәүләт тарафыннан акча аз бирелә.

Районыбызның якты киләчәге хакына яңа уңышларга ирешүне үзләренә максат итеп алган төзүчеләрне ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Үзләренә сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, тормышларының түгәрәк булуын теләп калабыз.

Төзелеш саннарда

* Районда барлыгы 14 төзелеш оешмасы бар, шуларның икесе юл төзелеше белән шөгыльләнә.

* 2013нче елда барлыгы 10 мең кв. метрдан артык торак төзелде.

* Төзелеш оешмаларында барлыгы 409 кеше хезмәт куя.

* Ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча төзелеш оешмалары тарафыннан 175 миллион сумлык эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250