Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Төзелеш-ремонт эшләренең туктап торганы юк”...

Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев шулай ди

Менә инде алтмыш елдан артык августның икенче якшәмбесендә илебез бик тә үзенчәлекле, һәркемгә кирәкле, таныш бер бәйрәмне билгеләп үтә. Дөрес аңладыгыз: төзүчеләр көне ул.

Ә менә аның барлыкка килү тарихын, бу бәйрәмгә идея бирүченең кем икәнен белә идегезме? Совет чорының яшәү, көнкүреш рәвеше белән, Никита Хрущев властьта чакта башланган колачлы торак төзелешләре – соңрак “хрущевка”лар дип йөртелгән йортлар төзелеше белән бәйле бәйрәм, Хрущев идеясе белән барлыкка килгән бәйрәм икән ул. Начар идея булмаган, димәк. Юкса, бүгенгә кадәр яшәр, күпләр өчен көтелгән бер матур бәйрәм булмас иде.

...Авылда үз йорты, үз хуҗалыгы белән көн күрүчеләр әйбәт белә: ел саен нәрсәнедер яңартмасаң, төзекләндермәсәң, алай гына да түгел, каралты-кураңны даими карап, ремонтлап тормасаң, тараласын көт тә тор. Зуррак масштабта да шулай бу. Безнеке кебек, үткән гасырның сиксән-туксанынчы елларында бөтен социаль объектларын төзеп калган районнар өчен аннан соңгы елларда булган торгынлык-тоткарлыклар үз “эшен эшләде”. Бүген аларның бик күбесе ремонт, заманча бизәлеш, уңайлыклар сорый. Соңгы елларда гамәлгә кергән хөкүмәт программалары ярдәме белән аларның байтагына икенче сулыш өрелде, алар танымаслык булып үзгәрде. Бу эшләр бүген дә дәвам итә. Шушы өлкәдә эшләүче күпсанлы төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел матурлана, төзекләнә. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә алар ел да зур эшләр, матур төзелешләр белән килә.

– Иң сөенечлесе: районыбызда төзелеш-ремонт эшләренең туктап торганы юк, – ди Илфат Сәгъдиев. – Быел без республикада эшләп килүче 27 программада катнашабыз. Төзелеш оешмалары тарафыннан, юллар программаларын да исәпкә алып, ел азагына бер миллиард  сумнан ким булмаган күләмдә төзелеш-ремонт эшләре башкарылыр дип планлаштырыла. Үткән ел без әнә шул чиккә җиткән идек, быел да планканы төшерергә ярамый, бу сан үтәлерлек дип уйлыйбыз.

– Быел кайларда, нинди төзелешләр алып барыла?

– Иң күләмле эшләрнең берсе, мөгаен, Балтачтагы икенче номерлы балалар бакчасы бинасына капиталь ремонттыр. Бик күптән көтелгән, әти-әниләр сорый торган ремонт иде бу. Бина эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Бик күп эшләнде, күптөрле уңайлыклар булдырылды. Төп ремонт эшләре 100 процентка тәмамланды, тышкы төзекләндерү эшләрен тәмамлап, әйләнә-тирәсен тәртипкә китереп бетерәсе бар. Шулар тәмамлануга, бакча озакламый рәсми төстә ачылачак. Биредә Наил Сафиуллин җитәкләгән “Стройград” ширкәте төзүчеләре эшләде. Мондый биналарны төзекләндерүдә аларның инде җитәрлек тәҗрибәләре бар, шуңа күрә ахыргы нәтиҗә дә яхшы булыр, балалар бакчасы коллективы да, әти-әниләр дә бу уңайлыклардан канәгать калыр дип ышанасы килә. Тагын бер бик күптән көтелгән капиталь ремонт – Балтачтагы “Хыял” яшьләр үзәгендә булды. “Водстрой”лылар (җитәкчесе Рифат Закиров) биредә эшләрен тәмамлады, заманча яңарыш кичергән бу бина да яшьләребезгә игелекле хезмәт итәр. Әлеге оешма бүгенге көндә Смәел мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрә. Биредә шулай ук колачлы эшләр башкарылды.

Үткән елның декабрь азагында ремонт эшләренә керешкән иделәр. Бинаның үзгәрешсез бер урыны да калмады дисәң дә була.  30 августка бина файдалануга тапшырылырга тиеш. Графикка сыешалар дип уйлыйбыз. Нияз Җаббаров җитәкләгән “Строймастер” ширкәте төзүчеләре көче белән исә Шеңшеңәр авыл җирлеге бинасы ремонтланды, соңгы елларда бу уңайдан ел да бер җирлек бинасы заманча кыяфәткә китерелә. Шулай ук үткән гасырның сиксәненче елларында, аннан алдарак төзелгән бу биналар барысы да ремонт көтә иде инде. “Строймастер” ширкәте егетләре Норма, Кариле яшьләре, балалары бик көтә торган Кариле спорт мәктәбе бинасындагы ремонтны да төгәлләп бетерү алдында. Хәниф Бариев җитәкләгән “Мелиоратор” ширкәте быел шулай ук балтачлылар күптән көткән ике юнәлештә колачлы эш башлады. Берсе – “Салкын чишмә” яр буйларын тәртипкә китерү булса, икенчесе – Шушма елгасының Балтач бистәсе янәшәсеннән үткән өлешендә яр буйларын ныгыту, җимерелгән өлешләрне турылау. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм “Стройметиз” ширкәте көче белән   котельныйларда күләмле ремонт эшләре булды, Бөрбашта һәм Кече Лызида су челтәрләренә ремонт эшләнде һәм су башнялары урнаштырылды. Шулай ук газлаштыру, урамнарны һәм үзәк юлларны яктырту юнәлешендә дә эшләр дәвам итә. Махсус программалар нигезендә Арбашта ФАП төзелеп бетте, ачылуга әзер, Салавыч Сәрдегәнендә ФАП монтажлана башлады. Балтачта 8 фатирлы торак йорт төзелешендә дә төп эшләр тәмамланган диярлек. Яңа төзелешләрдән шулай ук иң көтелгән объектларның берсе – Норма авылында 120 урынлы балалар бакчасы да быел ишекләрен ачар, балалар кабул итәр дип көтелә. Балтач бистәсендәге өч күпкатлы йортта ремонт эшләре дәвам итә. «МДСУ-1» оешмасы тарафыннан “Безнең ишек алды” программасы буенча дүрт күпфатирлы йортның ишек алларын төзекләндерү эшләре башкарыла. “Безнең ишек алды” һәм алда санап кителгән объектларның күбесендә электр системасы, конструкцияләрне янгынга каршы эшкәртү, яктырту приборларын урнаштыру эшләрен Раиф Гафиуллин җитәкчелегендәге “Мегаом” ширкәте коллективы башкара.

– Юллар төзелеше турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

– Быел юл программалары аша да зур күләмле эшләр каралган. Нигездә, аларның барысын да «МДСУ-1» (җитәкчесе – Рәшит Ильясов) оешмасы башкара. Казан-Малмыж трассасының Яңгул өлешендә, Кили-Нормабаш, Урта Көшкәт- Субаш, Зур Лызи авылының икенче өлешенә илтүче юлларда капиталь ремонт бара, асфальт җәелә, юл кырлары тәртипкә китерелә. Шулай ук Бөрбашта юл ремонты, республиканың 3 программасы (муниципаль юл фонды, ЩПС – ташлы-комлы катнашма түшәү, асфальт юллар ремонты программалары) буенча Балтач, Смәел, Сосна, Салавыч, Чутай, Карадуган, Субаш авылларында юллар ремонты дәвам итә. “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты нигезендә Кариле авылы аша узучы юлда ремонт эшләре тәмамланды.

– Әңгәмәбез бит төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан үткәрелә. Аларга теләкләрегез...

– Билгеле, һәр төзүчене, бу системада эшләп киткән ветераннарыбызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим. Алга таба да Балтачыбызны матурлауда, төзекләндерүдә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев