Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Уңайлы мохит” уңайлылык тудыру максатыннан эшли

Мөмкинлекләре чикләнгәннәр башкалардан ким-хур түгел - аларга тиешле караш һәм мохит кенә булдырылып җитмәгәнлеген танырга кирәк. Моннан 5 еллар элек инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз дөньяларына гына бикләнеп гомер кичерәләр иде.

Соңгы вакытларда "Уңайлы мохит" программасы гамәлгә ашырыла башлау зур алга китеш булды. Әкренләп мөмкинлекләре чикле кешеләр якты дөньяга чыга башлады. Алар хәзер үзләре дә элеккечә яшәргә теләмәүләрен ачык белдерәләр. Инвалидларның да башкалар кебек үк укырга, эшләргә, бернинди чикләүләрсез халык арасында урамнар буйлап йөрергә тулы хокуклары бар.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мөһим объектлар әкренләп алар ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәләргә китерелә башлады, мәсәлән, сәламәтлек саклау, социаль яклау органнарында, мәгариф, мәдәният, спорт корылмаларында пандуслар, тактиль такталар һәм башка мөһим җайланмалар барлыкка килде. Ләкин торак йортларны яраклаштыру өлкәсендә проблемалар бар әлегә, вакытлар үтү белән анысы да җайланыр.

Соңгы елларда инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңышлы гына хәл ителә башлады. Оешма-предприятиеләрдә мөмкинлеге чикле кешеләрне эшкә алырга теләүчеләргә хезмәт урынын җайлаштыру өчен 100 мең сумга кадәр акча бүлеп бирелә икән. Хәтта мөмкинлеге чикләнгән кешеләр үз бизнесларын булдырырга хокуклы.

Үз эшен ачарга теләүче беренче чиратта хезмәт биржасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Арабызда инвалид балалар да бар бит. Күп кенә очракта авыру бала туганнан соң гаиләләрнең бер өлеше таркала. Гадәттә, әни кеше проблемалар белән берүзе кала. Хәзерге вакытта мондый гаиләләргә ярдәм итү ысуллары барлыкка килде.
Бала табу йортында ук мондый әти-әни белән психологлар, социаль хезмәткәрләр эшли башлый. Әгәр дә баланың авыруын дәвалау, аны тормышка яраклаштыру мөмкин икән, моның өчен ниләр башкарылырга тиешлеге аңлатыла. Мөмкинлекләре чикләнгән нәниләрнең саны арту - аяныч статистика.
Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин: "Татарстанда УЗИ-үзәкләр эшли. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә ачылган 6 мондый махсус учреждение 14 атнага кадәрге йөклелеге булган хатын-кызларны кабул итеп, төрле тайпылышларны вакытында ачыкларга һәм дәвалау курсларын билгеләргә мөмкинлек бирә", - дип белдерә.

P.S. 1 - 10нчы декабрь көннәрендә узачак инвалидлар ункөнлегендә аларның проблемаларына аеруча зур игътибар биреләчәк.
30нчы ноябрь көнне Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Игелек сәнгате" ("Искусство добра") фестивале үтәчәк. Аның кысаларында күргәзмәләр, концертлар уздыру ниятләнә.

Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгәннәрне борчыган мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәлләр, шахмат турниры, тернәкләндерү үзәкләрендә төрле чаралар, семинарлар, музейларда хәйрия акцияләре оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250