Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Учак яксаң, штрафка тарталар

Янгын һәрвакыт оператив һәм җайга салынган очракта гына җиңеп була торган бәла булды һәм шулай булып кала да.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендәге 233 номерлы карары нигезендә, агымдагы елның 22 апреленнән алып 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. 
Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Бу кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланса, өй телефоннарыннан — 01, кәрәзле телефоннардан 101, 112 номерларын җыеп, хәбәр итүегез сорала. 

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 мад-дәсенең 1 өлеше нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган гражданнарга — биш меңнән унбиш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — кырык меңнән алт-мыш мең сумга кадәр; юридик затларга өч йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлеше нигезендә янгынга каршы махсус режим шартларында кылынган шул ук гамәлләр гражданнарга — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; юридик затларга — дүрт йөз меңнән сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Рафил Шәрәфетдинов,
Балтач һәм Кукмара районнарының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев