Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уч төбе хəтле генə фотосурəт күпме хатирəлəрне яңартты

...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.

Мин еш кына альбомымдагы фотоларны карарга яратам. (Хəер,бүген фотолар,төшү-төшерү буенча беркемне дə шаккаттырып булмый: һəркемнең кулында телефон). Ə менə миңа үткəндəге аклы-каралылар җаныма якын.

...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.

...1979нчы елның февраль ае.10нчы "а" һəм "б"классларының чыгарылыш елы. 23нче февраль-Совет Армиясе көне якынлаша. Кызлар белəн классташ егетлəренə нəрсə бүлəк итəбез дип план корабыз. Хəзерге кебек, акча җыешып,кыйммəтле бүлəклəр ала торган чорлар түгел,тыйнак,гади яши торган еллар.Уйлаша торгач,класс тактасына матур итеп котлау сүзе язарга (аны Гүзəлия башкарды) һəм шуның фонында фотога төшəргə килештек. Рəхмəт алтын куллы Мөбəрəкжан абыйларына, фотога төшереп,тиз арада ясап та өлгертте.(Ə бит фиксаж, проявитель, лента ише əйберлəрнең юк вакыты).

Менə ул истəлекле фотосурəт! Аннан гүзəл яшьлек үзе сиңа карап тора. Əнə мəктəпнең лидеры-мəдəният, мəгариф өлкəсендə армый-талмый хезмəт куйган, бүген дə "Ак калфак","Сердəшлəр"не жилкетеп яшəүче шагыйрə Сəлимə, əнə булачак медицина хезмəткəрлəре Фəйрүзə, Фирдия, Əнисə, булачак укытучылар, эшмəкəрлəр, сəүдə хезмəткəрлəре, авыл хужалыгы хезмəтчəннəре... Фотога Арча педучилищесына укырга киткəн Əминə, Зөһрə (бүген Салавыч күппрофильле лицей директорының урынбасары),Нəфисə (Субаш мəктəбендə күп еллар белем биргəн абруйлы мөгаллимə), Флера (район-республика күлəмендə кабатланмас ижаты, шигырьлəре белəн танылган Флера Габдуллина) керми калганнар. Бүгенге көндə Тимирязев күмəк хуҗалыгында эшлəүче алдынгы терлекче Романова Венерабыз да ни сəбəптəндер төшми калган. Гаилə хəле буенча Казанга киткəн Гөлзада апалары да, кызганычка каршы, истəлекле фотога элəгə алмады. 6 ел буе житəклəгəн үз классын ул ВУЗны тəмамлап кайткан яшь укытучы Галимуллина Наҗияга тапшырды (фотода ул ак якалы киемнəн).

Бəйрəм уңаеннан оештырылган кичəдə кызлар 33 классташ егетлəренə-булачак солдатларга шушы фотоны куен дəфтəре белəн бергə бүлəк иттелəр.

Əйе,ул чакларда Совет Армиясе һəм Хəрби Диңгез Флоты көне дигəн горурланырлык бəйрəмебез бар иде, хəзерге кебек Армиябезнең дəрəҗəсе төшкəн еллар түгел иде. Егетлəр өчен ул чакларда армиядə хезмəт итеп кайту хəрби бурыч кына түгел, егетлек горурлыгы булып саналган вакытлар...

Шагыйрə Сажидə Сөлəйманова язганча:
Җир кызларын фəрештəдəй күргəн,
Садəлекне сөйгəн ир-атлар,
Кер кундырмый аны саклар өчен
Сездə көч бар, сүнмəс гайрəт бар.

Егетлəребез,бу бурычны намус белəн үтəп,туган якка исəн-сау əйлəнеп кайттылар. Картадан гына күреп белгəн ил-җирлəрне үз күзең белəн күрү, Ватанга хезмəт итеп ныгып-чыныгып кайту,солдат сагынуы,солдат хатлары... Куен дəфтəренең беренче битенə беркетелгəн əлеге фотосурəт тə, алар янəшəсендə булгандыр, əлбəттə, сагышларына дəва, сагынуларына җылы нур булгандыр, күңеллəрен җылыткандыр.

Җир читендəге ерак Камчаткада чик сакчысы булган Фəриткə,Удмуртиядə хезмəт итүче шигъри күңелле Əмиргə, Байконурдагы Космодромның ракета гаскəрлəрендə хезмəт итүче Əшрəфҗанга, дəһшəтле сугыш барган Əфганстанда үлем белəн яшəү арасында көрəшкəн Фидаильгə,Саратовта Ревальгə, Амур якларында Зиннурга,Беларуссиядə Рəискə,самовар һəм перəннеклəр шəһəре буларак танылган Тула шəһəрендə Валерийга,ерак Германиядə Рафиска, кайнар комлы Казахстанда Рамазанга,Украинада Җəмилгə,диңгезче Сабирҗанга(барысын да санап бетерү мөмкин түгел),тагын бик күп жирлəрдə хезмəт иткəннəр өчен бик кадерле ядкар булгандыр... классташлар буларак бик тату,дус иделəр,ул əле дə дəвам итə.

... Уч төбе хəтле генə фотосурəт... Күр, никадəр үткəндəге хатирəлəрне уятты күңелдə!

Илсөя Һадиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе