Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасына 30 ел

Ижау шәһәрендә «Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасына 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды!

???? 18 нче февраль көнне күрше республика башкаласы Ижау шәһәрендә «Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасына 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды! ??? Биредә безнең райондашларыбыз да бүләкләнде ??

? Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы Балтач районы Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы – «Кенеш» удмурт милли-мәдәни оешмасының җитәкчесе Пчельникова Ольга Мироновнага рәхмәтен белдерде! ???

? Удмурт этносын, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен торгызу эшенә зур өлеш кертүе өчен «Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты карары белән бүгенге көндә лаеклы ялда булган, озак еллар Урта Көшкәт мәктәбе директоры булып хезмәт куйган, «Кенеш» оешмасы идарәсе әгъзасы һәм гомумән удмурт хәрәкәте активисты булган Ермаков Иван Васильевич «Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасының Мактау китабына кертелү турында таныклык белән бүләкләнде ????, әмма кызганыч, үзе бәйрәмгә бара алмады..?

? Ә безнең кадерле коллегабыз – «Азьлане» («Хезмәт») газетасының баш мөхәррире урынбасары Плотникова Ольга Юрьевнаны аерым билгеләп үтәсе килә ??? Ул матбугатта озак еллар намуслы хезмәте, удмурт халкы тормышындагы вакыйгаларны оператив һәм тирән яктырту, удмурт халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен торгызу һәм саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен һәм «Удмурт Кенеш» төбәкара иҗтимагый оешмасының 30 еллыгы уңаеннан рәхмәт хаты белән тәбрикләнде! ?? Котлыйбыз, Ольга Юрьевна @olya.plottnikkova ! «Азьлане» сезнең ышанычлы кулларыгызда! ?

Хөрмәтле райондашларыбыз, сезне ихластан котлыйбыз!! Уңышларыгыз һәрчак дәвамлы булсын, тырыш хезмәтегез тиешенчә бәяләнсен! ??

@udm_rt @udmurtkenesh

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кенеш