Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Удмурт халкы өчен кәлам белән көрәшә

Ишектән җәйнеӊ үзе кебек ягымлы, йөзеннән җылы бөркелеп торган бер кыз бала күренде. Русча, аннан татарча исәнләште.

2016 елныӊ җәй башында иртән кабинет ишеген шакыдылар.

- Керегез, дидем мин. Ишектән җәйнеӊ үзе кебек ягымлы, йөзеннән җылы бөркелеп торган бер кыз бала күренде. Русча, аннан татарча исәнләште. Чепья авылыннан икән, хәзерге вакытта Йошкар-Ола университетында укый, практиканы «Хезмәт» редакциясенеӊ «Азълане» газетасында узарга нияте барлыгын белдерде. Исеме Наташа, фамилиясе Жукова булып чыкты.

Минем әни Сезне яхшы белә, дип тә өстәде. Әнисе, Ираида Евгеньевна Чепья урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укытканлыктан, мин мәгариф бүлегендә эшләгәннән таныш икәнбез. Практиканы тиешенчә үтеп, рәсми кәгазъләрен туплап, Наташа шулай итеп бездә беренче журналист чыныгуын алды.

30 елга якын редакциябездә хезмәт куйган, яше 70кә җитсә дә, сүзне тыӊлап, «Азълане» редакторы бала ялына киткәнлектән аны алыштырып торучы, безнеӊчә «Сәндер» агай, ә дөреслектә Александр Кунаев та Наташаныӊ хезмәтеннән югары бәяләде, бу кыздан кемдер булачак, диде ул.

Шушы вакыттан соӊ Наташабыз 3 ел буе практикасын безнеӊ газетабызда үтте. Диплом эшен дә «Азълане» газетасыныӊ удмурт халкыныӊ үзаӊын үстерү юнәлешен сайлап, аны газета материаллары буенча өйрәнеп, бик яхшы билгесенә яклады.

2017 елныӊ сентябрь аенда Наташа тагын редакция ишеген шакыды. Практика вакытында, диплом язганда шушы «Азълане» газетасында эшләсәм, халкым өчен миннән бер файдалы хезмәт булыр иде, дигән теләгем туды, мине редакциягә эшкә ала алмассызмы, дип үзенеӊ гозерен җиткерде.

Районыбыз удмуртларыныӊ «Кинеш» оешмасыныӊ ул вакыттагы җитәкчесе Леонид Сапожников та телефоннан да, үзе дә килеп, Наташаныӊ журналист булып эшли башлавы район һәм бигрәк тә удмурт халкы өчен бик кулай булачагын белдерде. Уйлаганнан соӊ, каршы килмәдем.

Шулай итеп, Наталья Жукова безнеӊ «Хезмәт»(«Азълане») редакциясендә 2017 елныӊ сентябрь аеннан эшли башлады.

Шушы кыска вакыт эчендә Наталья Леонидовна редакциябезнеӊ үз кешесенә әверелде. «Азълане» газетасынын алдыручылар, анда удмуртлар турында бик аз язалар, без язылмыйбыз, дип хәйран сан ягыннан кимегәннәр иде, шөкер, Наташабыз бу җитешсезлекне бетерде. Удмурт авылларында, гаиләләрдә булып күпме кешенеӊ тырышлыгын яктыртып, хезмәтләрен олылады. Соӊгы өч елда «Азълане» газетасыныӊ тиражы 630 булып тора икән, монда яшь журналистныӊ өлеше зур. Редакциябез исеменнән аӊа эшендә һәм тормышында уӊышлар телибез. Наташа, каләмеӊ тутыкмасын, удмурт халкыныӊ якты йолдызы булып ян!


 
«Хезмәт»(«Азълане») редакциясе баш мөхәррире В.М.Закиев.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" «Азьлане»