Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Удмуртча һәр көн»

– Удмурт теле – минем бабамнар теле. Аларның туган телендә иҗат итәм һәм аралашам.

«Туган телне сүзләр белән генә түгел, бәйләнешле сөйләм аша өйрәтергә кирәк», дип язган бөек рус педагогы Ушинский. Әлеге девизны үзенә гомерлек юлдаш итеп алган ветеран укытучы Василий Петрович Никитин белән туган тел, аның сакланышы, киләчәге хакында сөйләштек.

– Василий Петрович, быел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Тел язмышы өчен битараф булмаган кеше буларак, сез үзегезгә нинди максатлар алдыгыз?
– Мин гомерем буе укытучы булып эшләдем. 34 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы, соңыннан биш ел математика мөгаллиме булып эшләгәндә дә, туган телем – удмурт телен саклау өчен тырышып хезмәт куйдым. Бүгенге көндә дә әлеге максатыма тугры калып яшим.

– Телне саклап калу юнәлешендә куйган хезмәтләрегез турында ишетеп, күреп торабыз. «Удмурт теле көн саен» проекты шуның бер мисалы. Әлеге проект нидән гыйбарәт?
– 2016 елда очраклы рәвештә Вконтактеда «Удмурт теле көн саен» (https://vk.com/udmurteveryday) төркеме белән таныштым, ә берничә елдан әлеге төркемне оештыручы Украинада яшәүче Полина Григорьева тәкъдиме белән мине редактор итеп билгеләделәр. Төркемдә эш сәгатьләп бүленгән. Иртәнге якта  табигать турында язмалар урнаштырылса, соңрак  русча шигырьләр һәм аларның удмуртчага тәрҗемәсе, кыска әкиятләр куям.

– Тупланган материалларны китап итеп нәшер итү планыгызда юкмы?
– «Удмуртча һәр көн» проекты Вконтакте группасында алып барыла.  Минемчә, биредә тупланган материалларны шуннан куллану күпкә уңайлы.

–  Әлеге проект мәктәп укучылары, укытучылары өчен әзер кулланма, дип әйтсәк тә ялгыш булмас, төркемнең эше турында белмәүчеләр дә булырга мөмкин, әлеге эшне пропагандалау юнәлешендә мәктәпләргә очрашуларга чакыралармы?
–  Удмурт теле укытучылары белән август киңәшмәләрендә, конференцияләрдә очрашабыз. Мәктәпләргә, балалар бакчаларында булган очрашуларда да бик теләп катнашам.

–  Удмурт телен саклап калу юнәлешендә башкарылган хезмәтләрегез моның белән генә чикләнми дип беләм...
– Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен махсус материаллар әзерлим, күп вакыт иртәнге бәйрәмнәр өчен сценарийлар сорыйлар. Өлкәннәр һәм нәниләр өчен әкиятләр язам. Тел өйрәнә башлаучылар өчен әңгәмәләр формасында кыска дәресләр төзим. «Телне сүзләр белән түгел, ә бәйләнешле сөйләм аша өйрәтергә кирәк»,  дип язган бөек рус педагогы К.Д. Туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлегемнең төп максаты да шушы.

–    Сезнең өчен нәрсә туган тел?
–    Удмурт теле – минем бабамнар теле. Аларның туган телендә иҗат итәм һәм шул белән аралашып яшим.

–    Василий Петрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел удмурт теле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы