Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уен-муен эш түгел түгел, акланулар гафу ителмәскә мөмкин

Һәрбер чарада да йөзләгән кеше җыелуы күздә тотыла...

Җомга көнне район советының утырышлар залында районда террорга каршы иминлек чараларының торышы буенча җитди киңәшмә узды. Алда - 1 сентябрь, Корбан гаете һәм республика көне. Шуңа күрә,  район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен җыеп сөйләшүнең әһәмияте зур иде.  Киңәшмәдә районның террорга каршы комиссия әгъзалары, район прокуратурасыннан, РФ Федераль иминлек хезмәте идарәсенең ТР Балтач муниципаль районындагы вәкиле катнаштылар.

Район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда  терроризм һәм экстремизмга  каршы җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәрберебезнең дә бурычы , – диде комиссия рәисе, район башлыгы Рамил Нотфуллин. 

Тиздән 21 августта Бөтендөнья мөселманнары Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтә. Иртәнге бәйрәм вәгазенең район җирлегендәге барлык мәчетләрдә дә булуы көтелә.30 августта район үзәгендә  Республика көне уңаеннан бар халыкны җыеп бәйрәм чаралары үткәрү планлаштырыла, һәм инде 1 сентябрь көнне 3 меңнән артык (якынча 3670) балага мәктәп ишекләре ачыла. Һәрбер чарада да йөзләгән кеше җыелуы күздә тотыла. Шушыларны исәпкә алып, комиссия утырышында нинди мәсьәләләр каралды һәм кемнәр чыгыш ясады, бу хакта “Хезмәт” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев